news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халык артисты, режиссер Роман Виктюк вафат

Октябрьдә Роман Виктюк коронавирус белән чирли башлый.

news_top
Халык артисты, режиссер Роман Виктюк вафат

Театр режиссеры, Россия һәм Украинаның халык артисты Роман Виктюк Мәскәүдә 84 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ул инсульттан үлгән булуы ихтимал. Октябрьдә ул коронавирус белән чирли башлый һәм аны Бахрушиннар хастаханәсенә салалар. Режиссерның хәле начарлангач, хәрби госпитальгә реанимациягә күчерәләр, ул шунда үлә.

Ярдәмчесе сүзләренчә, Виктюк терелә башлаган булган, тик кисәк кенә үлеп киткән.

Роман Виктюк 1936 елда Львов шәһәрендә туа. ГИТИСны тәмамлый, театрларда режиссер булып эшли, 1990 елда үз театрын ача, телевидениедә дә эшли, «Поэтический театр Романа Виктюка», «Человек из ящика» тапшыруларын алып бара, педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Роман Виктюк белән Мәскәүдә хушлашалар һәм Львов шәһәрендә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар