Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халык акылдан яза»: Казандагы кибеттә кешеләр чәйнек өчен бер-берсен таптаган

Чиратта балалар да шактый булган.

news_top_970_100
«Халык акылдан яза»: Казандагы кибеттә кешеләр чәйнек өчен бер-берсен таптаган
социаль челтәрләр

30 ноябрьдә Казанда сәүдә үзәкләренең берсендә электр чәйнеген лотереяга уйнатканнар. Шәһәр халкы бәхетен сынап карарга җыелган. Шунда алар бер-берсен таптый-таптый чәйнек алмакчы булган. Бу урыннан кадрларны «КП» сайты күрсәтте.

Чиратны дөрес итеп оештыру барып чыкмаган, йөзләрчә кеше ишек төбенә җыелган, балаларын алып килүчеләр дә шактый булган.

Социаль челтәр кулланучылар исә бу хәлгә шакката. Бер гади чәйнек өчен ял көнен таптала-таптала чиратта уздыручыларның тәртибен аңламыйлар.

«Чәйнекләр беткәнме? Бөтен эшне ташлап, чәйнек артыннан чабасымы?», «Халык акылдан язды», «Ай, халык, бушка биргән әйбер артыннан чаба», диләр.

Вакыйганы уенга боручылар да табылган. «Нинди чәйнек, нигә мин белми калдым?», «Чәкчәк өләшсәләр, сугыша башларлар иде», «Ишек төбендә илле тостер бирәләр дисәң, бөтен халык шунда чабар иде», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100