Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халидә Әсхәдуллина: «Булган саулыгымны саклап, балаларымны аякка бастыра алсам иде»

Язмам героена тормышта бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Яратмаган кешегә кияүгә чыгу, кыйналып яшәү, якын кешеләрен югалту, ялгызы гына өч бала тәрбияләү, эшсезлек, акча җитмәү, үлем белән күзгә-күз очрашу…

news_top_970_100
Халидә Әсхәдуллина: «Булган саулыгымны саклап, балаларымны аякка бастыра алсам иде»

Орчык кадәр генә гәүдәле Халидә Әсхәдуллина бу авырлыкларны ничек күтәрә алган икән? Һәр сынауны сабырлык белән үткәреп җибәрә алган батыр йөрәкле бу хатын-кызга сокланмый мөмкин түгел. 

Халидә елый-елый үз башыннан кичкәннәрен сөйләде. Гүя аның күптәннән кемгәдер эчендәгесен сөйлисе килгәндер кебек тоелды миңа. Тормыш юлы сикәлтәле булса да зарланмый ул. «Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык кайгы бирмәм, дигән. Яраткан кешеләрен авырлыклар биреп сыный ди. Мин дә аның бер сөекле бәндәседер инде. Адәм баласы бит барысын да күтәрә ала. Язмышыңа шулай язылган икән, бирешмәскә кирәк» — ди ул. 

Биектау районының Татар Әйшәсе авылында ишле гаиләдә туып-үсә ул. Тугызеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 14 яшьлек кыз фермага сыер савучы булып эшкә керә. 

— Минем авылда каласым килмәде, шәһәргә китәргә теләдем. Анда хезмәт хакы да күбрәк булыр дип уйладым. Шуңа күрә фермада озак эшләмәдем. Ул вакытта апаем да балалары белән кияүдән аерылып авылга кайтты. Әти-әнигә авырлык тудырасым килмәде. Алардан акча сорап, алар җилкәсендә яшәргә теләмәдем. Фермада эшләп, бераз акча туплагач, Казанга киттем. Тегүче һөнәрен үзләштерү өчен училищега укырга кердем, тулай торакка барып урнаштым. Тик озакламый училище таралды, аны юридик филиал буларак ачтылар. Укуымны дәвам итү өчен Арчага кайтып киттем, — дип тормышы хакында сөйләп китте Халидә.

«Әти-әнием бер белмәгән кешегә кияүгә бирде»

Әти-әниләре кызны икенче курста укыган вакытта бер белмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Дүрт ел очрашып йөргән егете кала Халидәнең.

— Беренче мәхәббәтем белән 13 яшьтә таныштым. Ул миннән биш яшькә өлкәнрәк иде. Дүрт ел матур гына очрашып йөрдек. Тик әти белән әни аны үз итә алмадылар. «Без сине ул егет өчен үстермәдек», — дип каршы төштеләр. Алай кырт кисеп каршы килерлек җитди сәбәпләр дә булмады үзе. Бик тәрбияле, уңган егет иде. 

Каникулда иптәш кызым кияүгә чыкты. Сеңлекәшләре белән мине дә туйга чакырырга кайтты алар. Бер дә барасым килмәде шул туйга, аягым тартмады. Күрәсең, күңелем сизгән булган. Салкын тиеп, чирләп тә ята идем әле. Әни мине мәҗбүриләп диярлек җибәрде. «Сине авылга кадәр килеп, туйга чакыралар. Ничек инде бармыйсың? Бар!» — диде. Мин ризалаштым, — ди Халидә.

Шул туйда бер егет белән бии Халидә. Биегәндә сөйләшми дә алар, кыз аңа исемен дә әйтми. 

— Туйның икенче көнендә мине өйгә кайтарып куйдылар, шуның белән бу егет онытылды. Мин аны искә дә алмадым. Тик бер-ике көннән соң мин идәннәр юып йөргәндә капка төбенә машина килеп туктады. Олы абыем кайткан дип уйладым. Йөгереп чыктым, ә каршымда туйда биегән теге егет басып тора. Ул үзенең абыйсы белән мине эзләп килгән. Мин аптырап калдым, нәрсә дип сүз башларга да белмәдем. Каян килгән икән бу? Нәрсә булган? — дип уйладым. Минем югалып калуымны күргәч, «Халидә, син миңа бик нык ошадың. Адресыңны табып, сине эзләп килдек. Әти-әни һәм туганнарга сиңа өйләнүемне әйтеп киттем», — диде бу миңа. 

Мин яраткан кешем барлыгы хакында әйттем. «Бер белмәгән, таныш булмаган кешегә кияүгә чыкмыйм», — дип тә әйтеп карадым. Тик ул үҗәтләнеп, әти янына кереп китте. Әти белән бик озак сөйләштеләр дә китеп бардылар. Миңа сүз әйтүче булмагач, бу егеттән котылдым, шуның белән шул дип уйладым. Тик бу бәхетсезлекләрнең башы гына булган икән, — дип искә ала Халидә.

Әти-әнисе кыздан рөхсәт сорамыйча гына никахлашу көнен билгеләп куйган булалар. Яратмаган кешегә кияүгә чыгуның ничек авыр булуын Халидә яхшы аңлый. Шулай итеп, бәхетле гаилә тормышы корырга теләгән кызның хыяллары чынга ашмый кала…

— Икенче көнне Казандагы апам безгә кунакка кайтты. Аның белән өйдәге эшләрне эшләгәндә яныбызга әни йөгереп керде. «Кызым, анда безнең капка төбенә ниндидер машиналар килеп туктады» — ди бу. Шуннан соң әти дә бүлмәсеннән чыкты. «Кызым, теге көнне сине кияүгә сорап килгән егеткә ризалыгымны бирдем», — ди ул. Мин еларга тотындым, ул вакытта 19 яшьлек бала гына идем бит. «Риза түгел мин, аңа кияүгә чыкмыйм», — дип әйтеп тә карадым. Тик кияү ягыннан ике машина кеше килгән иде инде. Артка юл юк, дигәндәй. Табыннар әзерләделәр, мулла чакырдылар. Ризамы, дип сораган муллага мин түгел, әтинең туганы җавап бирде.

Киткәндә әнигә: «Әни, хәзер укуым башлана иде. Бер чокыр чәең белән ике тәлинкә ашыңны жәлләдеңмени?» — дидем. Әни шул сүзләремне гел исенә төшерде, күңеленә үтеп кергән булган икән. Үлгәндә дә: «Кызым, тормышыңны мин генә боздым. Ул вакытта мин ризалыгымны бирмәсәм, әтиең дә каршы килмәгән булыр иде», — диде. Менә шулай, әти белән әни мине бәхетле итәргә теләп, бәхетсез иттеләр. Тик аларга үпкәм юк, алар миңа бары тик яхшы тормыш кына теләделәр.  

Әти белән әни бик яхшы кешеләр иде, авылда аларны барысы да үз иттеләр. Өебез булмаса да, авылга җәй айларында еш кайтам. Анда мине авыл башында алтысы да көтеп торалар (Халидә туган авылында җирләнгән мәрхүм якыннары хакында әйтә - авт.). Башта зиратка, аннан соң изге «Муллахаҗи» чишмәсенә барам, авыл урамнарын урыйм. Авылдашлар да әти-әниемне бик җылы сүзләр белән искә алалар. Әтинең кулыннан килмәгән эше булмады. Трактор, комбайнда да эшләде. Коелар казыды, изге чишмәнең суын казып чыгару эшен дә әтием башлап йөрде, — диде ул. 

«Кыйналып яшисем килмәде»

Шулай итеп, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яши башлый Халидә. Ике баласы туа. Тик ир дигәннәре бик холыксыз булып чыга. 

— Яратып чыкмаган кеше белән тормыш итү авыр булды. Бик нык көнләште, баштагы елларны мине кибеткә дә чыгармады. Соңрак теләсә нинди начар сүзләр әйтеп, кул күтәрергә тотынды. Балалар тугач, бөтенләй башка хатыннар белән чуала башлады. Аның каты кулы аркасында, йөри алмыйча өч айлап хастаханәдә ятып чыктым. Шул хәлдән соң башка болай дәвам итә алмаячагын аңладым, аерылышырга булдым. Без аерылышкан вакытта балаларның берсенә - өч, берсенә биш яшь иде. Кыйналып яшисем килмәде. Үзем генә булсам, түзгән дә булыр идем әле. Балаларның тормышын куркыныч астына куясым, аларны эт тормышында яшәтәсем килмәде, — ди Халидә.

«Балалар белән салам эскерте астында куна идек»

Халидә атналар буе балалары белән арт яктагы бакчада, салкында йоклаган чаклары хакында да сөйләде. 

— Ул ишекләрне бикләп өйдә йоклый, без балалар белән салам эскерте астында куна идек. Ул эшкә киткәннән соң гына өйгә керәбез. Күрмәгәнне күрсәтте инде. Туганнарга шалтыратмасын дип, телефонымны яшереп куйды. Шулай да бервакыт ул йоклагач телефонны эзләп табып, җизнигә шалтырата алдым, аңа барысын да сөйләдем. Икенче көнне үк җизни һәм абый килеп, безне алып кайтып киттеләр, — ди Халидә.

Аерылышып кайтканнан соң Бөреле совхозына эшкә урнаша Халидә. Башта тегүче, ә соңрак сыер савучы булып эшли. Ферманың бер почмагыннан бүлмә дә бирәләр үзенә. Тик очын-очка ялгап яши ул, ялгызына гаиләне алып бару җиңел булмый. Хезмәт хакы да бик аз була, әле аны да вакытында түләмиләр.

Танышым Казанга үзе эшләгән заводка чакырды. Йөрергә якынрак булсын дип, Чыпчыкта фатирга кердем. Төнге сменада да эшләргә туры килде. Балаларны бикләп чыгып китә идем, эштә шалтыратып хәлләрен белеп тордым. Алты ел заводта слесарь-универсал булып эшләп, бераз акча тупладым, аякка бастым. Җитәкчеләрем дә әйбәт булды, тырышып эшләвемне күреп, әйбәт түләделәр. Ялларсыз, көн-төн эшләдем. Тик бармагым станокка эләгеп, үз хисабыма ял алырга туры килде, шул вакытта кыскартуга эләктем, — ди Халидә.

Аннан соң Халидә дачалар бистәсен саклый. Кышны балалары белән шунда чыга. Тик бу эшнең куркыныч булуын, балаларга да яшәү шартлары уңай булмавын аңлый һәм яңа эш эзли башлый. Бер кафега пешекче ярдәмчесе булып урнаша, тик әнисе авырып китү сәбәпле авылга кайтырга мәҗбүр була. 

— Арчаның Кәче авылында савымчы булып кайткан кешегә йорт бирәләр икән, дип ишеттем. Шунда киттем. Әниләргә дә якын булырмын, дип уйладым. Балалар белән безне ферма өенә урнаштырдылар. Электр өчен түләмәссең, диделәр. Тик монда да хезмәт хакы бик аз булды, акчаны гел кистеләр. Без яшәгән өйдә торбалар шартлап, җылысыз да калдык, аны үз акчама ясарга куштылар. Шул вакытта әни дә вафат булды. Әнине күмәргә эш урынымнан акча сорап карадым. «Акча юк», — диделәр. 

Эштән китәм дигәч, хуҗалык җитәкчесе ике айлык хезмәт хакымны тотып калды. Хезмәт кенәгәмне дә бирергә теләмәде. Шуннан соң җитәкченең үзе янында таныш адвокатыма шалтыраттым, курыкты булса кирәк - тиз арада хезмәт кенәгәмне бирде. Ул җитәкченең исеме Рүзәл иде, фамилиясен төгәл генә хәтерләмим. «Рүзәл абый, рәхмәт сезгә, балаларның авызыннан өзеп аласыз», — дип чыгып киттем. Кабаттан бер тиенсез ике бала белән язмыш кочагында калдым. Мәңге онытачагым юк, — дип искә ала танышым.

«Балалар ятимнәр йортына җибәрмә, дип еладылар»

Шулай да Халидәгә ярдәм кулы сузган мәрхәмәтле кешеләр дә очрый. Танышы киңәше буенча эшкә урнашырга «Ак барс» агрокомплексы ширкәтенә китә ул, анда тору өчен өй дә бирүләре хакында ишетә. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов булышырга сүз бирә һәм шул ук көнне Халидәгә аванс түлиләр, азык-төлек белән тәэмин итәләр һәм йорт бирәләр. 

Барысы да җайланып киткәндә генә кайгы-хәсрәт аның ишеген янәдән шакый. Бу юлы якын кешеләрен югалту ачысын татый ул. 

— Әнинең җидесен үткәрдек. Аннан соң бертуган апам җиде яшьлек кызы белән эшкә барганда поезд астына кереп вафат булды. Тимер юлны аркылы чыкканда машиналарын поезд бәреп, әллә никадәр ара өстерәп барган. Шофер да, алар да һәлак булган. 

Миңа башта полициядән шалтыратып хәбәр иттеләр. Апайның балигъ булмаган балалары да калган иде. Алар миңа шалтыратып: «Апай, кайт инде. Безгә үзебезгә генә куркыныч», — диделәр. Ул вакытта иң олы дигәненә - 13, калган ике баласы кечкенә иде әле. Мин шул балалар янына кайтып, төн кундым. 

Иртә белән якын кешеләремнең гәүдәләрен алып кайтмаганнар иде әле. Әмма опека бүлегеннән өч баланы алып китәргә килеп җиткәннәр. Балалар: «Апай, безне ятимнәр йортына җибәрмә. Безне ташлап китмә», — дип еладылар. Авыл халкы да балаларны миңа бирергә кушты, опека да каршы булмады. Мин дә балаларны җибәрмим, үзем тәрбиялим, дидем. Апаның кечкенә баласын җизни үзенеке булгач үз тәрбиясенә алды, калганнары бүтән атадан иде. Мин шул калган балаларны үз яныма алу өчен документлар артыннан йөрдем. 

— Тик беркөнне мәрхүм апамның 13 яшьлек олы баласы шалтырата. «Халидә апай, без күрше апайларда калырга булдык, хәзер алар белән яшиячәкбез» — ди. Балаларны миңа каршы котыртканнар: «Ул үзе генә яши, ике бала үстерә. Аңа сез кирәк түгел, сезнең акчагызга гына кызыга ул» — дигәннәр. Мин каршы килмәдем, ачуланышып та йөрмәдем. Балаларга 18 яшь тулмыйча, мине алар белән аралаштырмадылар. Соңрак алар үзләре миңа кунакка кайтып йөри башлады, туганлык җепләре өзелмәде. Хәлдән килгәнчә, акча белән дә ярдәм итеп тордым. 

Апам һәм аның кызының үлемен әти бик авыр кичерде. Бер айдан соң әтине дә җирләдек, аңа өченче тапкыр инсульт булды, — дип искә ала Халидә. 

«Шигырьләремне көйгә салып, Фирдүс Тямаев җырлавын телим»

Шигырь, бәетләр иҗат итүче буларак та Халидә Әсхәдуллина күпләргә таныш. Вконтакте социаль челтәрендә «Моңлы язмыш» төркемен алып бара ул.

— Шигырьләрне кечкенәдән, бишенче сыйныфта укыганда ук яза идем. Күпләр якын кешеләремне югалту ачысын тойганнан соң шигырьләр иҗат итәм дип уйлый. Беренче шигырьләрем «Яшь ленинчы» газетасында дөнья күрде. Шагыйрә Илсөяр Иксанова белән хатлар да языша идек. «Сеңлем, шигырьләрең мәгънәле, бераз өлгертеп кенә җиткерәсең бар», — диде ул миңа. Шигырь язудан бервакытта да туктамадым, тора-бара шомардым гына. «Акчарлак» газетасында да күп кенә шигырьләрем басылды. Кешеләргә сөйли алмас сүзләремне, серләремне шигырь юлларына салдым, — ди ул.

Бүгенге көндә Халидәнең зур теләге бар. Ул иҗат иткән шигырьләрне көйгә салып, танылган җырчы Фирдүс Тямаев җырлавын тели.

«Беренче мәхәббәтем белән кавыштык»

Вконтакте социаль челтәрендә утырганда 1997 елдан бирле очрашмаган беренче мәхәббәтен эзләп таба ул. Шул икәнен төгәл белү өчен яшьлек хатирәләрен язып хәбәр юллый. 

— Бер атна вакыт үтте, җавап бирүче юк. Мин һаман көтәм. Аннан соң җавап килде. «Бу мин. Яратуым шул ук. Син язганны укыгач, йөрәгем дөп-дөп килә башлады», - дигән. Минем телефон номерын сорап алды. Икенче көнне үк күрештек, озакка сузмый никах та укыттык. 

Әти үлгәннән соң абый белән энемне үзебезнең янга алырга уйладык, алар үзләре дә каршы булмады. Ул вакытта төп нигездә төзелеш эшләре бара иде. Абый һәм энем күп вакыт шунда кайнаштылар. «Ике көнлек эш калды, барысын да тәртипләп бетергәч сезгә киләбез», — диделәр. Өлгермәделәр, — дип елый Халидә.

— Фаҗига көнне телефонымның тавышы кысылган булган, соңрак барып карасам, егерме тапкыр бер номер шалтыраткан. Авылдагы күрше апа шалтыраткан булган. «Сеңлем, энең синдә түгелме? Эзлибез, таба алмыйбыз. Өегезгә ут капты бит», — ди. Ул өйгә газ кермәгән иде, ашарга газ балоны ярдәмендә генә пешерделәр. Өстәвенә, абыйның ул вакытта аягы да сынган иде, төтен исенә буылып, чыгып җитә алмаган. Авылдашлар да коткарып калырга өлгермәгәннәр. Энемне бөтенләй таба алмаганнар, күпләр аны минем янда дип уйлаган. Үле гәүдәсен өй янып беткәч кенә таптылар. Абый ишек кырыенда, энем ике бүлмә уртасында җан биргән. Абыйның уч төбе кадәр тән тиресе, энемнең эчәгеләре генә калган иде. Энемә 19 яшь кенә иде бит, бик иртә китте. Ике метр буйлы, төз гәүдәле, шулкадәр чибәр егет иде. Моргтан кечкенә генә ике курчак итеп алып кайттылар үзләрен. Аларны озату бик авыр булды, — дип искә алды Халидә. 

«Ирем бала табу йортыннан кош тоткандай чыкты»

Яшьлек мәхәббәтләрен сакламагангамы, икесенең дә гаилә бәхете китек була. Халидәсез беренче мәхәббәтенең дә тормышы барып чыкмый. 

— Беренче мәхәббәтем миңа үч итеп бер кызга өйләнгән, тик балалары булмагач аерылышканнар. Аннан соң үзеннән 25 яшькә олы хатын белән яшәгән, ул хатны-кыз да аңа бала тапмаган.

Ул үзе бик нык бала алып кайтып бирүемне теләде, бу мизгелне көтте. Бер балам төште. Икенче тапкыр авырлы икәнемне белгәч, бик куанды. Мин дә бәхеттән атлап түгел, очып йөрдем. Тормышларыбыз матур гына барды, ул электрик булып эшкә урнашты. Бик тату тордык, ачуланышкан вакытларыбыз да булмады. 

Йөкле вакытта эштә бер тана мине бәреп екты, икенчесе өстемнән чыкты. Балама зыян килмәде, Аллаһы Тәгалә саклап калды. Ирем бу хәлдән соң бик борчылды. «Болай булмый, хәзер икенче балабыз да төшә бит. Мин сине монда эшләтмим. Әтиләр янына торырга кайтабыз», — диде. Кайнаталар янына Ашабашка күченеп кайттык. 

Йөкле булгач, мине бер җирдә дә эшкә алырга теләмәделәр. Ирем дә рәтле эш таба алмый интекте. Өстәвенә, кредитлар да түләдек. Без кавышканчы икенче хатыны өчен кредитлар җыеп, коттедж салган булган. Коллекторлар шалтырата башлады. Кайнаталар да гел эш табарга кушып, аның үзәгенә үтеп торды, — дип сөйли Халидә.

Соңрак алар ана капиталына иске генә булса да бер йорт сатып алалар, күптән көткән сабыйлары шатландырып дөньяга килә.

— Ирем бала табу йортыннан кош тоткандай чыкты, каушавыннан аяклары калтырый иде. Бала бик кадерле булды. Хәер, ул минем ике баламны да чит итмәде, аларны чын әтиләрчә яратты. Балалар да «әти» дип өзелеп тордылар. 

«Иремнең башына кредитлар җитте»

Тик Халидәнең тормышын тагын караңгылык каплап ала. 2014 елның 6 июнендә ирен соңгы юлга озата ул. 

— Кечкенә балабызга ул вакытта дүрт ай иде. Иртәгә Сабантуй дигән көнне ирем безне ташлап китте. Бөтен җирдә бәйрәм рухы, ә безнең өчен иң хәсрәтле көн буларак истә калды.Ул көнне ирем әтисенә мунча ягарга кушты, чөнки үзебезнең мунча юк иде. Без гел бергә йөрдек, ә бу юлы ул безне мунчага алдан җибәрде. Язмыш шулай кушкандыр инде, ансыз барасым да килмәгән иде. Мунчадан чыккач, чәйләр эчеп, озак кына сөйләшеп утырдык. 

Өйгә кайткач, ишегалдына иң беренче булып олы улым керде. Ул вакытта аңа 11 яшь, уртанчысына 8 яшь иде. «Әти асылынып тора ич», — дип кычкырып җибәрде улым. Мин башта ышанмадым. Медпункт безнең өй каршысында гына, тиз генә фельдшерны чакырып алдым. Минем өзгәләнеп кычкырган тавышка халык җыела башлады. Аның белән бергә үлгәндәй булдым. 

Үләренә берничә көн кала иремә хат килгән иде. Теге икенче хатынының кызы киоск бәрдергән булып чыкты. Машина ирем исемендә булгач, 250 мең штраф түләргә кушылган хат белән судка чакыру килде. Чарасызлыктан чыгу юлын таба алмаган, шул кредитлар гына башына җитте. 

Ике атнадан соң сельсоветтан соңгы хатын кайтарып бирделәр, ул аны паспорт эченә тыккан булган. Миңа саубуллашу хаты язган, — ди Халидә. 

«Булган саулыгымны саклап, балаларымны аякка бастыра алсам иде»

Бу югалтулар эзсез генә узмый. Халидә алты ел авырый, көчле дарулар эчә. Ашый һәм йөри алмас хәлгә килә. Хастаханә юлын бик күп таптый. 

— Үт куыгына таш утырган булган, шул таш кузгалу нәтиҗәсендә өянәкләр була башлады. Башта операциягә дә бармадым, балалар янында калырга кеше юк иде. Интернетта танышкан 85 яшьлек бер әбием бар. «Балам, операциягә бара күр. Балалар өчен борчылма, үзем карап торам», — диде. Ул килгәч, операциягә киттем. Операция бик авыр узды. Булган саулыгымны саклап, балаларымны аякка бастыра алсам иде. 

Анализлар ясау өчен акча кирәк булды, ә минем бер тиенсез яшәгән вакытым иде. Читенсенеп кенә Вконтакте челтәрендә ярдәм сорап хәбәр урнаштырдым. Икенче көнне үк мәрхәмәтле кешеләр акча җыеп бирделәр. Мошенник, ялганчы дип уйламасыннар өчен түләү чекларын да урнаштырып бардым. Кукмарадан Алия Хәйруллина исемле кыз бик нык ярдәм итте. Яхшы күңелле кешеләр күп икәненә төшендем. 

Бүгенге көндә Халидәгә тернәкләнү өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Тик беркайда да эшли алмаган, балаларын үзе генә тәрбияләүче ялгыз ана изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. 

Балалары хакында горурланып сөйли Халидә. Бүгенге көндә балалары аның иң зур терәге, булышчылары.

— Балаларым минем горурлыгым, бик тәртиплеләр. Кечкенәсенә җиде яшь тулды, быел беренче сыйныфка бара. Икенче улым кечкенәдән программист булырга хыялланды, педагогика көллиятендә техник-программист һөнәрен үзләштерә. Икенче курста укый. 

Авыргач эшкә чыга алмыйм, пенсия акчасына яшибез. Олы улым булыша, ләкин аның үзе эшләп тапкан акчасына тимәскә тырышам. Үзенеке үзенә булсын, дим. Ул улым төзелеш училищесын тәмамлады. Дүртенче разрядлы ташчы, эретеп ябыштыручы. Хәзерге вакытта Арчаның «Энергосервис» оешмасында эшли. Әни кадерен белеп, эш яратып үсә балаларым. Аллаһы Тәгалә бер анага да бала борчулары бирмәсен, — дип тели Халидә.

Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытларда догалар укый Халидә. Киләчәктә намазга басарга тели ул. 

— Белгән догаларымны укыйм. Мәрхүм туганнарым рухына дога кылам. Аллаһы Тәгалә турында кайгыда гына түгел, шатлыкта да искә төшерергә кирәк. Һәр көнемә рәхмәт әйтеп яшим. Кешеләргә үзеңдә булган яхшылыкны, җылылыкны бүләк ит һәм сиңа шул меңе белән әйләнеп кайтачак, дигән сүзләрне һәрвакыт күңелемдә йөртәм. Тормыш гел шатлык-борчулардан тора, ләкин күңел матурлыгын югалтмаска, кеше булып калырга кирәк, — ди ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100