Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халидә Бигичева башта татарча, мишәрчә түгел, җырларга өйрәнсен! (Наилә, Арча)

Редакциябезгә кайтаваз килде: укучы Халидә Бигичеваның интервьюсында әйтелгән фикерләр белән риза түгел.

news_top_970_100
Халидә Бигичева башта татарча, мишәрчә түгел, җырларга өйрәнсен! (Наилә, Арча)

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре!

Эшегездә уңышлар теләп, сезгә Арчадан язам. Район газетасының №6 “Атна вакыйгалары” кушымтасында Халидә Бигичеваның “Бирелгән талантның вакыты чыккандыр” исемле интревьюсын укыгач, туган кайбер фикерләремне сезгә җиткерәсем килә.

Автор фикерләре белән сез килешәсез, ахры, андый искәрмә күрмәдем.

Берничә танышым да минем белән тулысынча килеште.

Моң... Бу моң дигән әйбер татарда гына бар, дигәнне гел ишетеп торабыз.

Бу чыннан да шулай. Ләкин безне аптыратканы икенче – ничек инде бөтен Татарстанга “Моңлы җырчылар юк”, - дип язарга була. Бер Бигичева гына икән, ул да китә эстрададан?!

Үзе дин юлында ди, тәрбияле, дини кеше мондый булырга тиеш түгел.

Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева бар, андагы моң, ул “Җидегән чишмә”, “Әниемә хат” һәм башка бик күп җырларны башкарганда, тыныч кына тыңлап булмый.

Өлкән буын җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллиналар гомер буе халкыбызга хезмәт иттеләр.

Бүгенге эстрададагы 700 ләп җырчы арасында да бар алар.

Филүс Каһиров, Зөфәр Билаловлар “Карурман”ны сузып җибәрсәләр...

Ә Зәйнәб Фәрхетдинова?!? Андагы тавыш, андагы моң беркемдә дә юк. “Гөлҗамал”ны, “Сусау”ны һәм башка бик күп халык җырларын башкарырга бик күпләргә (аннан) Зәйнәбтән өйрәнергә кирәк. Аны бит халкыбызнң моңлы сандугачы, эстрадабызның бизәге дип юкка гына әйтмиләр. Искиткеч талант өстенә Ходай аңа буй-сынны, чибәрлекне өеп биргән. Чын сәхнә кешесе!

Ә Халидә Бигичева башта татарча, мишәрчә түгел, җырларга өйрәнсен!

Бөтен эстрадага бәя биргәнче, үзенә әйләнеп карасын!

Зур ихтирам белән, Наилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100