news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актауда һәлакәткә юлыккан самолет шушы көннәрдә генә Казаннан очып киткән булган

news_top
Актауда һәлакәткә юлыккан самолет шушы көннәрдә генә Казаннан очып киткән булган

«Azerbaijan Airlines» авиакомпаниясенең Баку – Грозный самолеты Казахстанның Актау шәһәре аэропортында һәлакәткә юлыккан. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Пассажир самолетының һәлакәт мизгеле видеога эләккән.

Самолет бортында 67 пассажир һәм экипажның 5 әгъзасы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бортта исән калган кешеләр булырга мөмкин. 60 кеше – Россия гражданины. Башта кимендә 6 кешенең исән калуын яздылар. Бераздан 12-14 кешенең исән калуы турында мәгълүмат чыкты.

5 кешене «ашыгыч ярдәм» машиналарында Актау хастаханәсенә алып киткәннәр. Тагын 1 зыян күрүчене авыр хәле аркасында күчерә алмыйлар.

Җиргә төшәр алдыннан самолет сәер итеп әйләнә башлый. һәлакткә юлыккан «Embraer-190» кошлар өере белән бәрелешү һәм руль идарәсен югалту аркасында авария сигналы тапшырган була. Әлеге самолет шулай ук Казаннан Бакуга да даими рейслар ясаган була һәм өченчекөн Татарстан башкаласында булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар