Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәлак булуы турыда хәбәр килсә дә, аның бер могҗиза белән исән калуына өметләнгәннәр»

news_top_970_100
«Һәлак булуы турыда хәбәр килсә дә, аның бер могҗиза белән исән калуына өметләнгәннәр»
Зәй офыклары

Зәйдә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Михаил Музыченконы соңгы юлга озаттылар, дип яза «Зәй офыклары» журналисты Клара Ермолаева.

34 яшьлек Михаил 10 мартта Луганск – Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. 

Зәй политехник көллиятен тәмамлаган, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләгән. Михаил Музыченко 19 сентябрьдә хәрби җыенга алынган, шуннан мобилизацияләнгән.

«Туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, Михаилның һәлак булуы турыда хәбәр килсә дә, аның бер могҗиза белән исән калуына өметләнгәннәр. Тиздән элемтәгә чыгар, дип көткәннәр. Барысы да аны һәрвакыт елмаеп торучы, игелекле, кыю, батыр егет итеп хәтерендә калдырыр», – дип яза «Зәй офыклары».

«Михаил кебек кешене югалту бик авыр. Ул һәрвакыт бик ярдәмчел, игелекле, киң күңелле булды. Махсус хәрби операция зонасыннан җае булганда шалтырата иде. Аның үлеме турыда хәбәргә ышанасы да килми», – дигән хезмәттәшләре.

Хезмәттәше Раушания Теркулова, күз яшьләрен сөртеп: «Михаил бик яхшы, ышанычлы дус һәм тәртипле кеше иде. Бер тәлинкәдән ашадык, дисәң дә була», – дигән.

Аны озатырга кайткан хезмәттәшләре дә «сентябрьдән соңгы көннәргә кадәр бергә булдык, үзенә йөкләнгән бурычны намус белән үти торган егет иде» дигән.

«Күп ир-егетләребез өлешчә мобилизация буенча чакырылып, күбесе үз теләге белән Россия чикләрен яклап батырларча көрәшә. Ни кызганыч, әмма сугыш югалтуларсыз булмый. Без бүген Украинаны нацистлардан азат итүдә каһарманнарча көрәшкән якташыбыз Михаил Анатольевич Музыченконы соңгы юлга озатабыз. Аны югалту – район өчен зур кайгы. Иң яхшы егетләр һәлак була. Михаил – безнең өчен чын герой», – дигән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Ул Михаилның әнисе Надежда Александровна, якыннарының олы кайгысын уртаклашып, батыр ул үстергән әнисенә рәхмәт әйткән.

«Безнең егетләребез үз тормышлары бәрабәренә киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшә. Михаил Музыченконың тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Без сезнең белән бергә кайгырабыз, сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез, без сезнең улыгыз белән горурланабыз», – дигән ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин.

«Без бүген хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган, районыбызның каһарман егете Михаил Музыченконы соңгы юлга озатабыз. Безнең бурычыбыз – батыр егет исемен мәңгеләштереп, аның батырлыгы турында буыннан-буынга сөйләү», – дигән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Михаил Музыченко, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Орденны аның әнисенә Петр Уразайкин һәм Айрат Әгъләмҗанов тапшырган.  

«Михаил Музыченконы югалту – безнең «Татнефтедор» коллективы өчен бик зур югалту. Бу егет безнең, дөрестән дә, иң-иңе иде. Үзен һәрвакыт бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды. Без аның белән һәрвакыт горурланып яшәрбез. Ноябрь аенда районнан гуманитар ярдәм озатканда, Михаил махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан кыска ялга кайткан иде. Аның ул вакытта: «Җиңү безнең якта булачак!» – дип әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырый. Аның бу теләгенең тормышка ашачагына шик юк», – дигән Михаил эшләгән «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100