Донецк өлкәсендә һәлак булган разведчикның әнисе Авдеевка һәм Донецк юнәлешләре өчен дроннарга каршы корал сатып алырга 2 миллион сум акча биргән. Бу акчалар – сугышта батырларча һәлак булган улының дәүләт пособиесе.
Бу ханым Раиса Михайловна исемле. Аның улы – Павел (позывное – «Казак») Новомихайловка авылында яраланып үлә. Пашаның разведгруппасы артиллерия атышына эләгә. Егетләрне берсе дә исән калмаган.
Башка егетләрнең гомерен саклап калу өчен, Раиса Михайловна 7 РЭБ система һәм дрон-детектор сатып алган. «Халык фронты» активистлары аларны безнең солдатлар позициясенә алып киткән, дип яза «Mash» Телеграм-каналы.