Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына 52шәр килограм азык-төлек, кирәк-ярак өләшкәннәр

news_top_970_100
Һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына 52шәр килограм азык-төлек, кирәк-ярак өләшкәннәр

Татарстанда «Нәфис» фондының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү хәйрия акциясе тәмамланды. Ул 2 ай дәвам иткән, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.

Гуманитар ярдәм җыелмаларының гомуми авырлыгы 267,2 тонна, бәясе 37 млн сум булган. Җыелмалар республиканың барлык район-шәһәрләренә дә җибәрелгән. Акциядә катнашучы гаиләләр исемлеген районнарның җирле үзидарә органнары әзерләгән, җыелмаларны гаиләләргә таратуда да алар ярдәм иткән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бу акциядә «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештерә торган көнкүреш химиясе (кер юу порошоклары, савыт-саба юа торган сыеклыклар, сабын һәм чистарту өчен порошоклар) җыелмалары алган. Һәр җыелма 7 кг авырлыкта булган.

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә аерым ярдәм күрсәтелгән. Бу категориягә кергән һәр гаилә 47 кг азык-төлек һәм 5,8 кг көнкүреш химиясе алган. Бер җыелманың авырлыгы – 52,8 кг. Мәсәлән, 3 кешелек гаилә 158,4 кг продукция алган. Фонд исәпләүләре буенча, бу күләм уртача ярты елга җитәчәк.

Махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләре алган җыелмага он, шикәр, карабодай, дөге, макарон, балык консервалары һәм Казан май комбинатының май продукциясе (сыек май, майонез, кетчуп); көнкүреш химиясе җыелмасына «Нәфис Косметикс» җитештергән кер юу порошоклары, савыт-саба юа торган сыеклыклар, каты һәм сыек сабын, шампунь, чистарта торган порошоклар кергән.

«Махсус операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне бурычыбыз дип саныйбыз. Ул гаиләләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел, алар үзләрен сакланган-якланган итеп тоярга тиеш. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк», – дип сөйләгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100