Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан хәрбиенең мәетендә укучы кызның хатын тапканнар: «Синең кайтачагыңа ышанам»

news_top_970_100
Татарстан хәрбиенең мәетендә укучы кызның хатын тапканнар: «Синең кайтачагыңа ышанам»
Фото: КТВ-Луч

Махсус операциядә һәлак булган Татарстан хәрбиенең формасында 14 яшьлек укучы кызның үтенече язылган хат тапканнар. Хәзер хәрбинең туганнары, Сызраньда яшәүче әлеге кызны эзләп, КТВ-ЛУЧ телеканалына чыкканнар.

«Ватанны саклаган өчен рәхмәт әйтергә телим. Мин сиңа никадәр авыр икәнен күз алдына да китерә алмыйм, әмма озакламый синең үзең белән горурлана торган якыннарың янына кайтачагыңа ышанам. Сәламәтлегеңне сакла. Сиңа көч кирәк, чөнки синең артыңда – меңләгән кешенең гомере. Сызраньнан Арина», – дип язылган хатта.

Хатның астына хәрби рәсеме ясалган һәм «Ватан өчен» дип язылган.

Хәзер ирнең туганнары укучы кызны эзли, аңа хат язган өчен рәхмәт белдерергә тели икән. Телеканал тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыккан – хатны язган кыздан үзе хакында хәбәр итүен сорый.

Владислав Савельев – Түбән Кама районы Иске Чишмә авылыннан. Ул 2022 елның ноябрендә үз теләге белән хәрби операциягә китә. 52 яшьлек Владислав Савельев мәетен Авдеевка юнәлешендә Коксохимия заводы тирәсендә 2023 елның ноябрендә табалар. 2024 елның апрелендә Түбән Камада Дан аллеясында җирләнә.

Махсус операциягә киткәнче ул урман хуҗалыгында эшләгән. Өенә кайткач, йорт сатып алып, үз хуҗалыгы белән шөгыльләнмәкче булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100