Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлак булган Россия Герое Алмаз Сафин: «Минем саклаучы фәрештәм бар, әти мине күреп тора»

Россия Герое исеменә лаек булган татар егете Алмаз Сафин белән 23 гыйнвар көнне туган ягы – Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында хушлаштылар.

news_top_970_100
Һәлак булган Россия Герое Алмаз Сафин: «Минем саклаучы фәрештәм бар, әти мине күреп тора»

«Алмаз Сафинны яхшы белгән кешеләр өчен аңа Герой исеме бирелү көтелмәгән хәл булмады, чөнки холкы белән ул, чынлап та, үз иленең чын патриоты», – дип яза үзенең «ВКонтакте» битендә Әлшәй районы башлыгы Дамир Мостафин. Ул Алмаз Сафин катнашындагы роликлар да урнаштырган.

Әнисенә Украинага китәсен әйтмәгән

«Әтисен Алмаз бик иртә, 12 яшендә үк югалта. Әнисенең горурлыгы, таяныч-терәге булып үсә. Гитарада уйнарга, җырларга ярата. Балачагында спортны үз итә: җиңел атлетика белән шөгыльләнә, чаңгыда узыша, гер күтәрә. Беркайчан да чирләми. Көчле, чыныккан егет була. Армиядән кайтканда, кабат шунда китү, хәрби хезмәтен дәвам итү теләге белән кайта.

Алмаз көчле, чыныккан егет була.

Фото: © «ВКонтакте» челтәреннән

Гаиләдә Алмаз абыйсы Динислам, апасы Динарадан соң туган төпчек бала. Ул гаиләсе белән Новосибирск каласында яши. Улына – 15, кызларына 10 һәм 6 яшь. Хәрби хезмәтне тәмамлап, лаеклы ялга чыккач, Башкортстанга кайтып яшәргә теләгән, күңел туган якка тарта, дип әйтә торган булган.

Новосибирск югары команда училищесында хезмәт иткән. Әнисенә Украинага китәсен әйтмәгән, борчырга теләмәгән. «Мин – хәрби кеше, бу – минем тормышым, минем эшем. Бар да яхшы булыр. Минем саклаучы фәрештәм бар, әти мине күреп тора. Ул минем чын ир-ат булуымны теләгән иде», – дип әйтә торган булган якыннарына.

«Үз эшенең остасы, чын профессионал»

Алмазны яхшы белгән хезмәттәшләре аны «үз эшенең остасы, чын профессионал» дип атыйлар, каһарман турында яратып, җылылык белән сөйлиләр.

«Ул иптәшләренә теләсә кайсы сорауда да ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, беркайчан да кире какмый иде. Тыныч, сабыр. Шаян иде, тормышны сөйде. Бик сөйкемле. Теләсә ни турында аның белән иркенләп сөйләшеп була иде».

«Башкортстаннан аның яңа тормышы – Бердскига баруыбызны бүгенгедәй хәтерлим. 19 ел элек бу. Аның белән һәрчак авыз ерык була, ул – компания җаны иде».

«Искиткеч позитив кеше, хәтта бик авыр вакытларда да аның рухы төшкәнен хәтерләмим. Бөтен авырлыкны, хезмәт иткәндә була торган кыенлыкларны көлеп үткәрә иде».

«Алмаз бөтен авырлыкны, хезмәт иткәндә була торган кыенлыкларны көлеп үткәрә иде».

Фото: © «ВКонтакте» челтәреннән

«Частька килгәндә, Алмаз барыбыздан да аерылып тора иде: ике метрлы буйлы, киң җилкәле. Гәүдәсе Аполлонныкы шикелле. Аның мәһабәт гәүдәсен күрүгә үк куркыта торган. Тыштан шундый... ә чынлыкта, бик яхшы күңелле, тәрбияле, гадел егет иде».

«2006 елда без командировкадан кайтуга, аның плац каршында үзәк бинаның беренче катында үз кабинеты бар иде. Шуның яныннан без үзебезнең батальонга үтеп йөри идек. Алмаз сине күреп алган икән, кичке тикшерүгә барып җитә алмыйсың инде».

«Десант булып төшкәндә, вертолеттан сикерер алдыннан йөзендә беркайчан да курку күрмәдем, гел елмаер иде».

«Аның гер күтәрүдә ярышуын хәтерлим. 2022 елның мартында булды бу. Берәү дә барырга ризалашмады. Алмаз: «Үзем барам!» – диде. Ул анда халыкара ярышларга йөргән кеше белән чыкты, үзенең бу өлкәдә профессиональ тәҗрибәсе дә юк иде. Ихтыяр көче һәм нык сәламәтлеге аркасында җиңеп чыкты. Мин аның көч-гайрәтенә сокланган идем!»

«Алмазның гәүдәсе Аполлонныкы шикелле.Тыштан шундый... ә чынлыкта, бик яхшы күңелле, тәрбияле, гадел егет иде».

Фото: © «ВКонтакте» челтәреннән

«Ул – хөрмәт һәм кадерләүгә лаек кеше. Чөнки үзе башкаларга хөрмәт белән карый иде».

«Алмаз безнең өчен бергә хезмәт иткән егет кенә түгел, дус, иптәш тә иде».

«Аның исеме җисеменә туры килгән. Алмаз – сирәк очрый торган һәм иң каты минерал. Алмаз физик яктан гына түгел, рухы белән дә нык кеше иде».

«Аның турында үткән заманда сөйләгәндә, тамакка төер утыра... Без кайгырып утырмасак, Алмаз сөенер иде шикелле».

«Шундый ул тәрбияләгән әти-әнисенә зур рәхмәт. Алар алдында баш иям. Алмаз – чын ир-ат, угыл, абый, ир, ата, дус иде. Аңа карап тигезләнергә кирәк. Алмаз – үзенең туган Башкортстанына лаеклы угыл!»

Яралангач та, яу кырын ташламый

Алмаз Сафин махсус хәрби операциядә 2022 елның 30 сентябреннән катнаша. 2023 елның 14 гыйнварында Красно-Лиманск юнәлешендә 237нче десант-штурм полкы тарафыннан оборона сугышларында батальон составында Сафин кул астындагы взвод төп һөҗүм мәйданында оборона тота. Бик көчле сугыш бара. Дошман, үтеп керә алмагач, безнекләр өстенә минометтан ут ача. Сафин ярчыктан нык яралана, ләкин командалык итүдән туктамый. Ул Украина хәрби көчләренең 5 сугышчысын сафтан чыгара. Моннан тыш, 2 бронемашина, танк һәм 50ләп Украина хәрбиләре юкка чыгарыла. Сугыштан соң Сафин, куелган хәрби бурычны тулысынча үтәп, күзләрен мәңгегә йома.

«Алмаз, тыныч йокла! Син һәрчак безнең йөрәкләрдә калырсың», – диелгән Әлшәй районы башлыгы Дамир Мостафин битендә. Язма астында комментарийлар арта бара.

«Улларыбызга яхшы җитәкче иде»

Светлана Сопова: «Новосибирскида хезмәт иткән егетләр Алмазны күмәргә кайттылар. Алмаз Сафин Новосибирск югары хәрби команда училищесы уку үзәгендә яшь солдатларны өйрәтү, укыту һәм тәрбия, әзерлек буенча бик зур эш алып барган. Солдатлар арасында бик авторитетлы була, гадел старшина, бик күпләр өчен үрнәк, бик тәҗрибәле сугышчы! Минем улым Саша бер ел элек 4 ай аның кул астында хезмәт итте, аны һәрчак җылы итеп искә ала. Армиядән кайткач, Алмаз Миңнегалиевич Уфага ялга кайткан чакта, улым аның белән очрашырга теләгән иде. Бу – егетләр өчен бик зур югалту».

Татьяна Жаркова: «Минем дә улым хәзер хәрби хезмәттә. Новосибирскида 3 ай укуда булды, Алмаз турында бары тик яхшы фикерләр генә. Кырыс, әмма гадел кеше».

Гүзәлия Хәмидуллина: «Ай-һай яман хәл. Без бит инде ят кешеләр, алай да аларга карап елыйбыз. Ә менә аның гаиләсе, әнисе, туганнарына ничек түзәргә кирәк! Я Раббым, Аллам, бир түземлек, сабырлык!»

Алмаз Сафинның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Нинди зур югалту урыны жомахта булсын якыннарына ходай тэгэлэ тузем сабырлык бирсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100