Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хакимият - Алладан ул» - Марий Эл депутаты җитәкчеләрне күргәч баш ияргә киңәш итә

«Хакимияткә ачу итеп эшләргә ярамый. Ә без һәрчак нидер исбатларга маташабыз», — дигән депутат.

news_top_970_100
«Хакимият - Алладан ул» - Марий Эл депутаты җитәкчеләрне күргәч баш ияргә киңәш итә
https://pixabay.com/

Марий Эл Республикасы Дәүләт җыены депутаты Владимир Кожанов сүзләренчә, кешеләр «хакимияткә нидер исбатларга маташа», ә ул бит «Алладан». Үз гомереңдә авыл өчен ни эшләдең дигәч, депутат «фокус күрсәтмәдем», дип җавап кайтара. Бу турыда РБК яза.

Владимир Кожанов Сенур авылында ветераннар белән очрашуга килгән. Шунда ул халыкка «җитәкчелек алдында баш ияргә» киңәш итә. Бу очрашудан видеоны «Блокнот» сайтында карап була. (Анда депутат турында такмаклар өстәлгән кадрлар булу сәбәпле, сайтка куймадык.) «Блокнот» белешмәсе буенча, очрашу Сенур авылында июньдә үк булган. 

«Хакимияткә ачу итеп эшләргә ярамый. Менә яһүдиләр ничек әйтә: җитәкчене очратсаң — нишләргә кирәк? Баш ияргә! Хакимият — Алладан бит ул. Аның белән ничек талашырга була? Ә без һәрчак нидер исбатларга маташабыз», — ди депутат.

Ветераннар аның бистә өчен эшләгән эшләре турында сөйләвен сораган. «Минем ни эшләвемне телисез соң? Фокус күрсәтмәдем», — ди ул.

Владимир Кожановка 60 яшь. Ул 2000 елдан бирле Марий Эл Дәүләт җыены депутаты. ЛДПР партиясендә була, 2019 елның маенда партиядән чыга, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак Владимир Кожанов «сүзләремне контексттан өзеп алганнар» дип акланган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Ул роликта үзенең сүзләре тулысынча бирелмәгән дип белдерә.

«Тар тирәлектә генә, ветераннар оешмалары вәкилләре белән ышанычлы сөйләшү булган иде. Мин партиясез депутат булгач, хакимият белән мөнәсәбәтләр турында сорау бирделәр. Әгәр видеоязманы тулысынча карасагыз, залдагы кешеләр минем фикеремне аңлады», — ди ул.

Депутат сүзләренчә, язма авторы оригиналны күрсәтмәячәк, чөнки «аның өчен төшерелмәгән».

Моннан тыш, Кожанов сүзләренчә, аның хакимияткә карашы Марий Элда да, республикадан читтә дә яхшы билгеле. Россиядә суверенитет һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып аның күпмилләтле халкы тора, дигән депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100