news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хачапури рецепты

Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.

news_top
Хачапури рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 1 стакан кефир, 2 йомырка, 1 чәй калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 чәй калагы сода, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 стакан он. Камыр басарга, эчлек ясаганчы аны тастымал белән каплап куярга.

Эчлек: 400 грамм каты сырны эре угычтан уарга ике йомырка кушып богатырга, яшел укроп та турап салырга мөмкин.

Шулай итеп камырга бер аш кашыгы эчлек салып тишек калдырмыйча бөгәргә һәм өстенә җайлап кына кул белән басарга, аннары уклау белән әкрен генә тәгәрәтергә, эчлекне тышкы якка күпләп чыгармау зарур. Майлаган табага тезәргә, өстен йомырка сарысы белән майларга, бераз сыр һәм көнҗет орлыклары сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 25-30 минут пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар