news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хабаровскида хәрбиләр авариягә очраган, имгәнүчеләр арасында Уфа кешесе дә бар

«Урал» машинасы җиңел машина белән бәрелешкәч, алты кеше имгәнгән.

news_top
Хабаровскида хәрбиләр авариягә очраган, имгәнүчеләр арасында Уфа кешесе дә бар

Хабаровск өлкәсендә ике машина бәрелешкән, алты кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бүген Ванино–Монгохто юлында җиңел машина һәм зур «Урал» бәрелешә. «Урал» машинасында хәрбиләр була.

Имгәнгән алты кешене хастаханәгә китергәннәр.

«Башинформ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәрбиләр тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Имгәнгән кешеләрнең кимендә берсе Уфада туып үскән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар