Хабаровск өлкәсендәге хәрби частьта солдатны кыйнаганны видеога төшергәннәр
Видео телеграмда чыккач, җинаять эше кузгатылган.
Хабаровск өлкәсендәге хәрби частьта солдатны кыйнаган видео телеграмда чыккач, җинаять эше кузгатылган. Өч солдат кулга алынган, берсе гаебен таныган дип яза РИА Новости.
Видеода хәрби киемдәге берничә кеше өс киеме булмаган бер солдатны кыйный.
Тикшерү комитеты фаразынча, кыйнаучылар - Исмаил Магомедов, Шамиль Тарчоков, Ренат Гашимов. Тикшерү фаразынча, бу солдатлар Алиев фамилияле солдатка нәрсәдер кушкан һәм шуны эшләмәгән өчен дип кыйнаганнар. Аннары алар Алиевтан 20 мең сум акча һәм телефон сорый, тагын кыйный башлыйлар. Аларны башка солдатлар гына туктатып кала.
Тарчоков үз гаепбен таныган.