Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хабаровск өлкәсе губернаторына җиде тән сакчысы яллыйлар

Хабаровск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Михаил Дегтярев үзенә янауларын, үзен иминлектә хис итмәвен сөйләгән.

news_top_970_100
Хабаровск өлкәсе губернаторына җиде тән сакчысы яллыйлар
Хабаровск өлкәсе хакимиятенең рәсми сайты

Хабаровск өлкәсе Хакимияте 2021 елда төбәк башлыгын саклау хезмәте күрсәтү өчен тендер игълан иткән. Хәзерге вакытта губернатор вазифаларын башкаручы Михаил Дегтяровны саклау өчен җиде кеше яллап, шуның өчен 33,1 миллион сум түләргә җыеналар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Техник бирем буенча төбәк башлыгын җиде кеше сакларга тиеш. Аларның тышкы кыяфәтенә аерым таләпләр куелган. «Югары вазифаи затны саклауны башкаручы оешма хезмәткәрләренең бер төрле кием: аксыл төсле күлмәк, караңгы төсле костюм, галстук, караңгы төсле туфли киюен тәэмин итәргә тиеш», диелә.

Контрактны башкаручы оешма губернатор була торган урыннарда агулый торган матдәләр, шартлый торган предметлар һәм шартлаткыч җайланмалар булуын тикшерергә, тапкан очракта тиешле оператив хезмәтләргә хәбәр итәргә, оператив хезмәтләр килеп җиткәнче бу урынны саклауны тәэмин итәргә тиеш. Югары вазифаи зат булган урынга чит кешеләрне кертер алдыннан, башкаручы аларны тикшереп, вазифаи затның сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китермәүгә инанырга тиеш.

Тендерга нәтиҗәне 10 декабрьдә ясыйлар.

Моңа кадәр Хабаровск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Михаил Дегтярев үзенә янауларын, үзен иминлектә хис итмәвен сөйләгән, шуңа күрә аның кабул итү бүлмәсе янына металлодетектор рамкалары куйганнар. Ул сак хезмәтен көчәйтүен, башка төбәкләрдәге кебек куркынычсызлык чараларын кертүен әйткән. Аның сүзләренчә, «хәзер хакимият йортына теләсә кем корал, башка әйбер тотып керә ала, бу нормаль түгел», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100