Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗ сәфәреннән кайтучылар: Татар теле халыкара тел булып хезмәт итә ала икән

Изге сәфәрдән кайтучыларның 46 кешелек беренче төркемен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршы алды. Аларның хис-кичерешләрен, хәлләрен һәм изге җирдән нинди теләкләр белән кайтуларын "Татар-информ" хәбәрчесе белеште.

news_top_970_100
Хаҗ сәфәреннән кайтучылар: Татар теле халыкара тел булып хезмәт итә ала икән


                                         

Хаҗиларны мөфти каршы алды

Бүген изге сәфәрдән беренче төркем хаҗилары 9 cентбярь төнге 00:50 сәгатьтә Казанга төште. Хаҗиларны каршы алырга аларның туганнары, дуслары һәм журналистлар килгән иде. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә хаҗиларны каршы алды. 

- Бу безнең гадәткә кертелгән: беренче төркемне озатабыз һәм каршы алабыз. Хәдисләрдә дә хаҗиларны каршылап, алардан дога алсак, Инша Алла, Сөбханә вә тәгалә безнең дә гөнаһларны гафу итәр, диелгән. Хаҗга китәр алдыннан аларга китаплар таратыла.Мәгълүм булганча, Гарәфә көнендә өйләдән алып ахшамга кадәр догада утырырга тиеш булабыз. Бу вакытта бөтен догаларыбыз кабул була. Шуңа күрә без хаҗиларыбызга дәфтәр башларга киңәш итәбез. Алар ул дәфтәргә бөтен авылның теләкләрен язып чыга алалар. Биш вакыт намаздан соң алар үз теләкләреннән тыш илебез, республикабыз өчен дә дога укыйлар, - дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти намазга килгән кебек төгәл вакытында килеп җитте, әмма безнең хаҗиларыбызга бераз тоткарланырга туры килде. Алар көтү залына чыкканчы җитди тикшеренү узды.

                              Ленар Сәйфиев: Ике атна аз булса да, сагындыра

Озак вакыт якын кешеләрен күрмәгән каршы алучылар бераз борчыла да башлады. Гөлназ ханым бу сәфәрдән әнисен, абыен һәм аның хатынын көтә. “Без бик каты борчылдык. Алар элемтәгә дә чыга алмады. Ничек утыруларын, ничек очып китүләрен дә белмәдек. Шуңа эштән соң туры монда килдем”, - ди ул.

Каршы алучылар арасында җырчы Ленар Сәйфиев тә бар иде. Башта ул берәр туганын яки коллегасын каршы ала дип уйласак, ул "Ризван" мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәтне каршы алып чыга булды.

- Ике атна аз гына ара булса да, бик сагындыра. Имам безгә бик якын кеше, шуңа без аны каршы алырга килдек, - дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

             1700 хаҗига 8 мең тапкыр медицина хезмәте күрсәтелгән!

Изге сәфәрдән кайтучыларның күбесенең күзләрендә яшь иде. Монда якыннарыңны күрми тору, туган җиреңә төшү һәм Аллаһ тарафыннан иң катлаулы сынауларның берсен исән-сау гына үтәп кайту хисе дә булгандыр.

Быел Татарстаннан хаҗга барлыгы 1700 мөселман барды. Хаҗ кылганда авыручылар саны артачагын алдан ук кисәткәннәр иде, әмма, медицина хезмәткәрләреннән кала, авыручылар шулкадәр күп булыр дип беркем дә фаразламаган. Татарстаннан киткән 1700 мөселманга 8000 тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән. Уртача алганда, бер хаҗи 4 тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән дигән сүз. Бу саннар узган елгыга караганда 2 тапкырга күбрәк. 

Шуны әйтергә кирәк, хаҗдан кайтучыларның барысы да йөткерә иде. Бу аларның бәхетле йөзләреннән соң, икенче күзгә ташлана торган әйбер.

- Авырып кайтсак та, барыбызның да күңелләре күтәренке, чөнки Аллаһ тәгалә алдында бик зур бурычны үти алдык. Барлык кешеләргә дә үзләренең хаталарын төзәтергә һәм аларны башка кабатламаска, шушы изге сәфәргә барырга насыйп булсын иде. Аллаһ каршына барып баскач, барлык гөнаһларыңны да таныйсың икән. Бүтән кешеләр өчен дә бик күп теләкләр теләдек. Иң элек, бәндәләргә Аллаһ тәгалә кушканча яшәргә сорадым, - дип сөйләде Луиза Әфләтүнова.

Хаҗ кылган вакытта авыручыларның ни сәбәпле күп булуын Луиза Әфләтүнова  “Татар-информ” хәбәрчесенә болай аңлатты:

- Безгә температура үзгәрү бик тәэсир итте. Температура 56 градуска җиткән очраклар да булды. Кызым хәтта аңын да югалтты. Анда инвалид кешеләр дә күп. Быел 4 миллион кеше булды, дип әйттеләр. Һәр кешенең үз чире була. Без бу көннәрдә утка да, суга да кердек.

                         "Супер-эконом хаҗ"

- Һәрбер кешегә дә шунда баруын телим. Беренчедән, ул фарыз гамәл. Икенчедән, Аллаһ тәгаләгә якынаерга ярдәм итә. Хаҗны Аллаһка иң якын булган вакыт дип саныйм. Авырлыклары да була, җиңеллекләре дә. Ул вакытта аның турында уйламыйсың. Бу бик шатлыклы гамәл. Без бу дөньяда сәфәрдә кебек кенә бит. Аллаһ тәгалә янына да кайтасыбыз бар бит. Ният кылсаң, Аллаһ тәгалә ярдәм итә. Мин безнең бернинди дә авырлыклар булмады дип саныйм. Аллаһ тәгалә шулкадәр ярдәм итә, шулкадәр бүләкли. Безнең супер-эконом хаҗ булды. Әмма, шуңа да карамастан, безне ашаттылар, эчерттеләр, кунакларга да йөрттеләр, шулкадәр хөрмәт иттеләр. Медицина хезмәткәрләре дә күп. Куркубулмады, - дип сөйләде хаҗия Дания Михеева.


                               Хаҗга икәү барабыз – Илдар һәм Равия Зыяровалар

Бу изге сәфәргә Илдар һәм Равия Зыяровлар инде 3 тапкыр бергә баралар.

- Хаҗ кыен гамәл, әмма оешкан рәвештә аны үтәсәк, бернинди авырлыгы да юк. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте дә елдан ел өйрәнә. Мин беренче тапкыр барганда күп нәрсә юк иде әле. 

Дөресен генә әйткәндә, анда тәҗрибә дә булышмый. Бу - Аллаһ тәгаләнең зур сынавы. Сәфәр вакытында авырырга да туры килә. Аның шарты да шул: кеше сәламәт булырга тиеш. Кеше сәламәт булмый икән, Хаҗ ул фарыз түгел. Татарстан белән элемтәгә дә чыга алдык, тик ул кирәк тә булмады. Анда баргач, элемтә Аллаһ тәгалә белән генә булырга тиеш, - ди Илдар Зыяров.

Илдар әфәнденең тормыш иптәше Равия ханым: “Бу Аллаһ тәгаләнең сынавы һәм һәр кеше аны аның ярдәме белән үзе үтә. Шуңа күрә һәр булдыра алган кеше бу сынауны үтеп, милләтебез, республикабыз өчен дога кылып кайтырга тиеш”, - дип сөйләде.

                      Кодагыйлар: Кибетләрдәге сатучылар  татар телендә саннарны белә

Илдар әфәнде белән Равия ханым ирле-хатынлы барсалар, Саҗәрә белән Рәмзия ханымнар кодагыйлар. Алар да якын кешең белән бергә булу хаҗ кылганда күпкә җиңелерәк дип саный.

- Берәр нинди авырлыклар килеп чыкса, бер-береңә ярдәм итештек, оныткан әйберләребезне әйтешеп җибәрдек. Кызганыч, балаларыбыз диндә түгел. Ике әби аларның да шушы туры юлга басуларын теләп, бик күп догалар кылдык. Без йөргән изге җирләрдә аларның да булуларын телибез. Алар да безнең әбиләр шушында булганнар дип искә алсыннар иде,  - дигән теләкләрен җиткерде кодагыйлар.

- Кеше шулкадәр бер-берсенә мәрхәмәтле, анда хәтта 2-3 миллион кеше барлыгын да сизмисең. Җирле кешеләр килегез, намазны укыгыз дип, өйрәтеп торалар. Шулкадәр күп милләт кешеләре килә һәм барыбыз да бер Аллаһ телендә сөйләштек. Без Татарстаннан татарлар икәнебезне барлык мөселманнарга да җиткерергә теләдек. Кибетләрдәге сатучылар саннарны татар телендә белгәненә исебез дә китте, - ди Рәмзия Сабирова.

“Әйе, мин дә кодагый әйткән сүзләргә кушылам. Аллага шөкер исән-сау гына кайтып җиттек. Беренче тапкыр бару бик ошады. Кодагый белән бергә бару яхшы булды”, - дип сөйләде Саҗәрә Вахитова.


                 "Татар теле халыкара аралашу теле булуын аңладым"

Татарлар өчен изге сәфәр вакытында аралашу проблема булмаган. Рәшит Исламов “Татар-информ” хәбәрчесенә башка мөселман халыклары белән үз туган телендә җиңел аралашуы турында әйтте.


- Хисләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Безнең бу гамәлебез эчке халәтебез белән бәйле. Мөселман иленә эләгү - үзе зур вакыйга. Андагы халәт, кешеләргә караш гаҗәпләндерә. Хокук саклау хезмәткәрләре дә мөселманнарга уңай карый, “Әссәламәгаләйкүм” дип исәнләшә. Изге җирдә булу минем хыялым иде. Аллаһның ярдәме белән бу хыял чынга ашты. Ул җирләрдән китәсе дә килми, ә киткәч, яңадан шунда кайтасы килә, - ди хаҗи.

Чит илдә иң зур проблема – телне белмәү. Башка халыклар белән аралашу өчен телне белү кирәк. Мин монда үземә бер ачыш ясадым: безнең татар теле халыкара тел булып хезмәт итә ала икән. Барысы белән дә татар телендә аңлаштык. Индонезия, Төркия яки башка мөселман илләре халыклары белән сөйләшә алдык. Безнең уртак китабыбыз - Коръән бар. Коръәндәге язылганнар белән гамәл кылгач, андагы сүзләр таныш булгач, безгә аралашырга җиңел булды, - ди Рәшит Исламов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100