Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗ кылу өчен нинди ике документ кирәк?

Оператор белән килешү һәм банк аша акча күчерү турындагы квитанция – гарантия бирүче документлар, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.

news_top_970_100
Хаҗ кылу өчен нинди ике документ кирәк?
“Хаҗи күп очракта үзенең хәзрәтенә ышана. Ул хәтта нинди оешма аркылы хаҗ кылырга барачагын белми дә. Шуңа күрә иң элек компания белән килешү төзергә кирәк. Икенчедән, банк аша шушы компаниягә акча күчерергә тиешсең. Түләүне керткәч, булачак хаҗиның кулында ике документ була – оператор белән килешү һәм акча түләве турында квитанция.

Бу - мөһим ике документ. Мин гаҗәпләнәм: ничек инде хаҗилар каядыр барып акча түләгән һәм кулларында моны раслаучы берни дә юк?! Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан килешү төзергә һәм квитанция буенча акча күчерергә кирәк. Болар - гарантия бирүче документлар. Мин башка компанияләр өчен җавап бирә алмыйм. Әмма үзебез шушы таләпләр буенча эшлибез, - диде Ранис хәзрәт Вахитов. 
  • Былтыр Уфада "Хаҗ-фонд" туристлар оешмасыннан юллама алган 98 хаҗи Согуд Гарәбстанына бара алмый калды. Чаллыда теркәлгән "Хаҗ-фонд" оешмасы мөселманнарның изге җиренә барыр өчен туристларга квота таба алмаган. Башкортстанда яшәүче хаҗиләр юлламаларны Уфада ачылган офистан сатып алган була. Юлламаның хакы - 95 меңнән алып 190 меңгә кадәр. Соңрак билгеле булганча, "Хаҗ-фонд" компаниясе Согуд Гарәбстанына җибәрүче туристик операторлар исемлегеннән алынган һәм бу елны Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру буенча аккредитациядән мәхрүм ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100