Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрҗани кубогына джиу-джитсу: сугу хәләл була аламы?

Кичә, Рәҗәб аеның 5-нче көнендә, Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир рәсми рәвештә «Ак Барс» көрәш сараеның зур залында ачылды. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Төп бүләк - хаҗга юллама.

news_top_970_100
Мәрҗани кубогына джиу-джитсу: сугу хәләл була аламы?
Владимир Васильев

Тантаналы ачылышта республиканың спорт берләшмәләре вәкилләре, дини оешмалар җитәкчеләре, дәүләт җитәкчеләре, депутатлар, иганәчеләр катнашты. Алар арасында Башкортстан республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Татарстан Президенты Аппаратының мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Һашимова, Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, «Татарча көрәш» Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан бар иде.

«Һәр ир-ат көрәшә белергә тиеш!»

Ачылу тантанасы Татарстан Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Аннары спортчыларны һәм катнашучыларны оештыручылар һәм кунаклар сәламләде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

— Ир-ат көрәшне яратырга яки яратмаска мөмкин, әмма ул көрәшә белергә тиеш. Без бу сәнгатьне өйрәнәбез, чөнки көрәш ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Хадистә әйтелгәнчә, көчле мөэмин, көчсезгә караганда, Аллаһы хозурында яхшырак һәм сөеклерәк, гәрчә аларның һәрберсендә дә хәер бар. Әлеге ярышларны оештыруда ярдәм иткән хөкемдарларга, иганәчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Катнашучыларга имгәнүләрсез яхшы көрәш телим.

Шулай ук Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:

— Мөселман спортчылары тарафыннан спортның бу төре белән кызыксынуы елдан-ел арта баруына мин шат. Биредә җыелучылар — чын ир-атлар, алар спортның ир-ат төрен үстерә. Барыгызга да уңышлар телим!

Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышларында барлыгы 12 команда һәм 112 спортчы катнаша. Ярышлар бөтен Татарстаннан, шулай ук Башкортстаннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Төмән, Калуга, Рязань өлкәләреннән катнашучыларны үзенә җыйды. Турнирның дәрәҗәсен илебезнең иң көчле спортчыларыннан торган югары осталыктагы катнашучылар составы тәэмин итә — алар арасында джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев, шулай ук джиу-джитсу буенча Россия Кубогы чемпионы Янис Янакидис, кул белән көрәшү буенча биш тапкыр СССР чемпионы Рәдиф Җамалиев, универсаль көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Аллавдин Таһиров һ. б. бар. Турнирда Татарстан данын Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы һ.б. командалар яклый.

Искәртеп үтәргә кирәк: ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша — алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булучылар (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук ветераннар арасында файтинг һәм не-ваза бүлекләрендә ярыша. Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы.

Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылды. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы — «ДУМ РТ Хаҗ» тарафыннан тудырылды. Әлеге бүләк үз үлчәү категорияләрендә җиңгән мөселман ир-атлары арасында җирәбә юлы белән ачыкланды. Шунысы куанычлы, быел җанатарларны сюрпризлар сөендерде — тамашачылар арасында ярышларның төп иганәчеләреннән кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

Алып баручы Марсель Әхмәдуллин җанатарлар өчен мавыктыргыч викторина үткәрде, ә дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков тамашачыларны нәшидләр башкарып сөендерде.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталды, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре — «каракаплан» көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты — Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, дип белдерәләр.

Ислам буенча мондый спорт төре рөхсәт ителәме?

Дин әһелләре иң яхшы сугышучыны билгеләргә җыелды менә. Башларына чалма урап, иңнәренә озын чапан элеп төз басып йөрүче имамнар ярышның ачылышы өлешендә чыгып-чыгып сүз әйттеләр. Имеш, ну, киттек, сугышабыз, ягез, хоп, хоп, дип дәрт биргән, старт биргән кебек. Миңа менә нәрсә кызык бит: сугарга ярыймы ул? Почмакка посып намаз укып чыгалар да, келәмгә ятып буалар берәүне. Минем, билгеле, бер генә дә каршы сүзем юк. Кем инде мин «ярый» белән «ярамый»ны аралап утырырга, име? Ислам дине хуплыймы сугуны? Шул кызык.

Бик аңлыйсым килеп, дин әһелләре белән сөйләштем, интернетны да актарып карадым. Мәгълүмат бар барлыкка. Коръәннән хәдисләр китерелгән. Укыдым. Менә ничек килеп чыга, көрәш төре хәрәм санала:

— Сугу көндәшнең башына, йөзенә юнәлтелгән очракта;

— Сугу көндәшнең яшәеш өчен мөһим булган эчке һәм тышкы органнарына юнәлтелгән очракта;

— Тренировкалар вакытында үз тәнеңнең саулыгына зыян китергән, гомумән, үз саулыгыңгы куркыныч астына салган очракта;

— Көрәшченең гаурәтләре капланмаган очракта;

— Уенга ставкалар куелган очракта;

— Көндәшкә карата ачу тоеп көрәшкән очракта.

Тәртип буенча китеп карыйк. Йөз һәм башка сукмасаң, хәрәм түгел, диләр. Джиу-джитсуда башка сугылмыймы? Кая инде, башларына да килеп-килеп кунды, йөзләренә дә бер генә эләкмәде. Уенчы егетләрдән дә сораштырдым . Юк ла-а-а, кая әле, чыраена бирим әле, дип ниятләп сукмыйбыз бит, ялгыш эләгә бит ул, димәк, хәрәм түгел, диделәр миңа. Мин инде алар кадәр белмәгәч, ә-ә-ә, шулаймыни ул, алай икән, ярар, дидем инде. Тик ният итеп сукмасаң да, сугыла торган спорт белән шөгыльләнү бик тә, нык та кирәкме соң ул? Әйе, спорт кирәк. Тик икенче берәүне каплап салып, өстенә утырып, бугазына басып, кул-аягын каерудан тәм табу хәләл саналыр микән? Ышанмыйм. Чаңгыда шу. Йөз. Тагын фәлән башка төрләре бар бит спортның...

Көрәш-сугыш тагын кайчан хәрәм санала? Яшәеш өчен мөһим булган эчке һәм тышкы органнарга сукканда. Кайсы органнар ул? Йөрәк, бөерләр, бавыр... Йә, кайсы орган яшәеш өчен мөһим түгел соң? Аллаһ безгә ул органнарны кирәк булганга биргәндер, артык түгелдер берсе дә. Ярар, әйдә, сындырсаң сындыр, өзсәң өз, куллар икәү лә ул, жәл түгел, димидер инде берәү дә көрәш келәмендә көндәшенә. Джиу-джитсу бу очракта шәригать кануннарына буйсына буламы? Буйсынуы икеле...

Аннары, тренировкалар яки ярыш вакытында тәнеңнең саулыгына зыян килүгә юл куйсаң, хәрәм спорт төре белән шөгыльләнәсең булып чыга, диләр. Бер уенчы егеттән сорыйм, җитди травмалар кичергәнең булдымы, дим. Юк, минем артык җитди имгәнүләр кичергәнен булмады, дус егетемнең койрык сөяген бик каты имгәткәне булды, ди. Нәкъ шулай ук умыртка баганасы, баш, муен кебек урыннарга бәрелү-сугылулар туры килергә мөмкин бит. Уйларга да куркыныч. Аның каравы, имгәнүләр спортның теләсә кайсы төрендә булырга мөмкин. Шуңа күрә көрәшне генә бастырып сүгү дөрес булмас. Бу сорау четерекле. Тәнегезне сау, нык итәргә тырышыгыз, дигән хәдис бар. Тәнегезнең саулыгын саклагыз, дигән хәдис тә бар. Моны инде сәламәт вә нык булыр өчен спорт белән шөгыльләнегез, тик саулыгыгызга зыян килүдән сакланыгыз, саклык белән шөгыльләнегез, дип аңларгадыр.

Гаурәт урыннарны тиешенчә каплауга килгәндә, кайсы өлешләр гаурәт санала? Белгәнебезчә, ир-ат кендек турыннан тез буыннарына кадәр тән өлешен капларга тиеш. Хатын-кызлар исә йөз һәм беләзек сөягеннән алып бармак очларына кадәр кул өлешеннән кала, бөтен тәнен яшерергә тиеш була. Хатын-кызлар чәч, муен, ияк, беләк, аяк-кулларын каплаган кебек үк, ир-атлар да үзләреннән таләп ителгәнчә каплана, димәк. Ягъни, эчке киемнән, бер боксёркадан сикергәләми инде. Бокстагы Хабиб Нурмагамедов кебек, мәсәлән. Безнең очракта, джиу-джитсуда традицион кием формасы — кимоно. Ул ир-атның гаурәтен тиешенчә каплый. Хатын-кыз исә күкрәк өлешен, муенын, ияк астын, чәчләрен яулык белән капларга тиеш була. Димәк, бу мәсьәләдә джиу-джитсу кебек көрәш төре шәригать кануннарын бозмый.

Татарстан Республикасы Мөфтие, джиу-джитсу буенча көрән (коричневый) билбау иясе Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәсьәләгә ачыклык кертте:

— Без, мөселманнар, шәригать кануннарына буйсынырга тиешбез. Ә алар көрәш төрләре белән шөгыльләнүчеләрне берникадәр чикли. Мәсәлән, киену формасы, йөз һәм башка сугу белән бәйле тыюлар һәм башкалар. Джиу-джитсуга килгәндә, бу төр көрәш белән шөгыльләнү хәрәм саналмый. Ислам дине күзлегеннән мөселман ир-атлар һәм хатын-кызларга шөгыльләнү өчен идеаль көрәш төрләре булып дзюдо, грэпплинг, джиу-джитсу санала.

Ислам белән джиу-джитсу ничек ярашалар, буддизмга нигезләнгән көнчыгыш хәрби сәнгать идеологиясе Ислам традицияләренә каршымы, дигән сорауга килгәндә, джиу-джитсу, тарихка мөрәҗәгать итсәк, самурайлар көрәше ул. Монда көндәшеңә бернинди дә баш июләр, табынулар юк, монда нинди дә булса медитацияләр дә юк диярлек. Киенү рәвеше шәригать кануннарын бозмый. Монда разминка, техник алымнарны эшкәртү бар. Көрәш техникасыннан башка берни дә юк. Биредә син үз техникаңны камилләштерәсең. Үзеңнең куркуларыңны җиңәсең, чөнки каршыңда көндәш бар. Бу, һичшиксез, кешегә тормышта кирәк.

Ә ислам кануннары буенча мөселман хатын-кызлар көрәш төрләре белән шөгыльләнә аламы, дигән сорауга карата менә ничек җавап бирергә кирәк. Шөгыльләнә ала, әмма моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Ир-атның хатын-кыз белән тыгыз элемтәсе булырга тиеш түгел. Хатын-кыз ир-ат белән кочаклашырга тиеш түгел. Кием-салымга бик зур игътибар бирелергә тиеш. Күрсәтергә рөхсәт ителмәгән урыннарны капларга. Бу барлык шартлар үтәлгән икән, проблемалар юк.

Хаҗга кем бара?

Ярышның төп бүләгенә — хаҗга юлламага — Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев лаек булды. Турнирда ул 94 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны алды. Кәримгә 29 яшь, ул грэпплинг буенча тренер. Моннан тыш, ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның махсус бүләге — хаҗга тагын бер юллама тапшырылды. Ул Мәскәүдән килеп шушы ярышларда берничә ел рәттән катнашкан джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаевка насыйп булды. Ул 77 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны яулады. Даудка 33 яшь, ул джиу-джитсу белән 13 ел шөгыльләнә, тренер булып эшли. Төп бүләкләрне спортчыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор «ДУМ РТ Хаҗ» генераль директоры Ранис Вахитов тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100