news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хаҗга барырга җыенган мөселманнарны алдаганнар - акчасыз да, хаҗсыз да калганнар

Башкортстанда яшәүче уннан артык кеше, Татарстанда эшләгән "Хаҗ-фонд" компаниясеннән зарланып, Уфаның Киров районы полициясенә мөрәҗәгать иткән. 

news_top
Хаҗга барырга җыенган мөселманнарны алдаганнар - акчасыз да, хаҗсыз да калганнар
«Башинформ» хәбәр итүенчә, туристик компания хаҗга барырга теләгән мөселманнардан акча алган. Соңыннан Согуд Гарәбстанына визалар юклыгын әйткәннәр.

Мөселманнар хаҗга август аенда китәргә җыенган була. Татарстанның туризм буенча комитеты "Хаҗ-фонд"ны хаҗ операторлары исемлегеннән төшереп калдырачагын, бу операторның хаҗга баруны оештырырга хакы юклыгын әйткән.

"Хаҗ фонд" хаҗга квоталарны алу буенча Үзәк Диния нәзарәте белән эшләгән булган. Диния нәзарәте "Хаҗ-фонд" белән килешүне өзүен белдергән. 

Ни өчен мондый хәл килеп чыкканы һәм мондый хәлнең кем гаебе аркасында килеп чыгуы анык билгеле түгел. 

Путевка сатып алучылар исә хаҗ операторыннан килешүне үтәүне таләп итәләр. Акчаларын кире кайтармаган очракта алар Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар