Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗга баручылар игътибарына: вакцинация турында сертификат алу тәртибе

Быел Хаҗ гыйбадәте кылырга теләүче мөселманнар вакцинация турында сертификат алырга тиеш. Бу Согуд Гарәбстаны Корольлегенә виза алу өчен төп таләп булып тора.

news_top_970_100
Хаҗга баручылар игътибарына: вакцинация турында сертификат алу тәртибе
Сертификат алуның тәртибе турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең Хаҗ комитеты медицина хезмәткәре Рөстәм Фәхертдинов сөйләде.

«Россиядән килүче хаҗиләр өчен Согуд Гарәбстаны билгеле бер прививкалар ясалуны шарт итеп куя. Виза алу өчен төп таләп: менингитка һәм дифтерия каршы вакцина ясалган булу. Шулай ук прививкалар календаренә кергән башка вакциналарны да алу мөмкин. Ләкин болары шарт булып тормый, алары һәр кешенең үз ихтыярында», – дип аңлатты Рөстәм Фәхертдинов.

Прививкалар, гадәттә, яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә ясала. Ә менингитка каршы вакцина төп прививкалар календаренә кермәгәнлектән, хаҗ кылучылар аны үзләре ясата. «Ул вакцинаны бөтен сырхауханәләрдә дә алып булмый, аны күпчелек шәхси медицина учрежденияләреннән табарга мөмкин. Шулай ук гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәр идем. Дөньяның төрле почмакларыннан хаҗиләр килә, грипп ияртүчеләр дә күп була. Эссе һава торышы шартларында әлеге авыруга каршы тору кыен,» – ди табиб.

Рөстәм Фәхертдинов әйтүенчә, Хаҗ вакытында табибка тәүлегенә 200гә якын мөрәҗәгать булырга мөмкин. Боларның 90 процентын инфекция авырулары тәшкил итә: ОРВ, грипп. Шулай ук җәрәхәтләнүләр, пешү очраклары да булгалый.

Гадәттә, туроператорларга барлык документлар хаҗга барырга бер ай алдан тапшырыла. Шул исәптән вакцинация турындагы сертификат та.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хаҗ алдыннан иммунизация үтеп булган медицина оешмаларының исемлеген бастырып чыгарды. Казанда аны 7нче шәһәр сырхауханәсе бирәчәк. Шулай ук халыкка иммунизация Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә, Әлмәтнең 3нче шәһәр сырхауханәсендә, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә, Буа үзәк район хастаханәсендә, Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә һәм Чистай үзәк район хастаханәсендә үткәрәчәкләр.



Идарә белгечләре хаҗ вакытында авыруларны кисәтү максатыннан түбәндәге киңәшләр бирә:
  
- Сәфәргә чыкканчы медицина күзәтүе үтәргә. Коры, эссе климат, ашау шартлары үзгәрү һәм башка факторлар хроник авыруларның көчәюенә һәм хәлнең начарлануына китерергә мөмкин.

- Кулны сабын белән юарга яки махсус дезинфекция чараларын кулланырга.

- Йөткергән һәм төчкергән вакытта авызны кулъяулык белән капларга һәм аны кабат кулланмаска.

- Авыру кешеләрдән ерак торырга һәм аларның шәхси әйберләрен кулланмаска.

- Дөяләр җыелган урыннарга якын килмәскә һәм аларга кагылмаска.

- Кайнатмаган һәм пастеризацияләнмәгән дөя сөтен кулланмаска, шулай ук оешкан сәүдә урыны булмаган җирләрдән азык-төлек продуктлары алмаска.

- Эчү өчен бары тик шешәдәге яки кайнаткан су, эчемлек, сокларны кулланырга. Җиләк-җимеш, яшелчә юу өчен дә бары тик шешәдәге суны кулланырга.

- Кояш һәм эссе кагудан саклану өчен җиңел һәм табигый тукымадан тегелгән өс-баш киемнәре кияргә, кояштан саклану чаралары кулланырга һәм сыеклык куллануны арттырырга.

- Хайваннар белән контактка кергәндә сак булырга, тешләгән, тырналган урыннарны сабынлы су белән җентекләп юарга һәм медицина учреждениясенә мөрәҗәгать итәргә.

- Бөҗәкләр тешләүне кисәтү өчен, тәннең ачык урыннарын каплый торган кием кияргә, репеллентлар кулланырга, бина эчендә булганда ишекләрне һәм тәрәзәләрне челтәр белән капларга.

Сәфәрдән кайтканнан соң теләсә нинди авыру симптомнары (тән температурасы күтәрелү, өшү, тамак авыртуы һ.б.) сизелә башлау белән, кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм табибка күптән түгел Хаҗда булуыңны хәбәр итәргә кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100