Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәзер теплицага кар тутырып калырга кирәкме?

Кышын тутырмаган булсагыз, мартта өлгерергә тырышыгыз.

news_top_970_100
Хәзер теплицага кар тутырып калырга кирәкме?

Бакчачы Роза Михайлова язын теплицага кар салу турында аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кышын теплицада туфрактагы дым актив рәвештә парга әверелүен дәвам итә. Бу теплица туфрагында кар булмаганга шулай килеп чыга, грунт катылана һәм тыгызлана.

Карсыз гына өшегән чакта, туфрактагы корткычлар да, файдалы микроорганизмнар да үлеп бетә. Бу исә туфракның уңдырышлылыгын киметә, рассада хәлсезләнә.

Шулай итеп, теплицага кар кирәк булуы аермачык. Әле мартта да теплицага кар тутырырга соң түгел. Ләкин моны кыш айларында эшләү хәерлерәк.

Кар суы туңган җирдә дә тереклек көче бирә, краннан ага торган суга караганда файдалы үзлекләре күбрәк була.

Шулай да карны артыгын тутырып куя күрмәгез, Теплицада кар катламы 30 сантиметрдан артык булмасын, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100