"Хәзер табадан сикереп чыгалар!" Табада кыздырганда әйләнешеп яткан балыклар - видео
Ватсапта кызыклы видео таралды.

Аны төшергән ханым үзе дә бу балыкны моңарчы белмәвен әйтә. "Вьюн" дигән балыкны чистартканнан соң табага салып кыздырганда, ул "терелә" - төрле формаларга кереп, тере балык кебек табада йөри. "Кыздырганда бик җайлы, үзен үзе табада кыздыра. Мондый хәлне беренче тапкыр күрәм. Озак тонмый торган балыклар бар анысы, әмма алар бит үлмәгән була. Ә бу! Мин мондый хәлне күргәнем юк. Хәзер сикереп чыгалар!" - дип көлә ханым.
Ханым белмәсә дә, без сезгә ярдәм итәбез. "Вьюн" дип атылган балыклар карплар отрядына керә. Аларның озынлыгы - 15-18 см, кайберләре 30 смга җитә. Алар төче сулыкларда яши. Вьюннар бездәге сулыкларда да булырга мөмкин.
