"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән
Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.
"Пенсионер булса да, әлегә кадәр эшләп йөргән җитәкче" дип сөйләделәр миңа Даниял Фәсәхиев турында. Аның белән очрашасы урынны алдан билгеләдек, сөйләшкән сәгатькә бер минутка да соңга калмый, машина килеп җитте. "Текә", зур джиптан төшкән ир-атны ул дип уйламадым. Минәйтәм, үзе килә алмагач, безне каршы алырга берәр туганын җибәргәндер. Үзе булып чыкты. Пенсионер дигәч, күз алдына олы яшьтә булган, эшләп арыган кеше күз алдына килеп баса бит. Ә монда киресенчә... Танышым бик яшь күренә, аптырап карап тордым аңа. Ул үзе дә моны сизде булса кирәк: "Әйдәгез, эш урынына киттек", - дип елмайды.
Арчада Даниял Фәсәхиев дигән эшмәкәрне белмәгән кеше сирәктер. Аны фидакарь хезмәте, эш урыннары булдырганы һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. “РМЗ” предприятиесен бөлгенлектән чыгарган һәм 34 кешене эш урыны белән тәэмин иткән ул.
- Арчада 1930 елда “МТМ” (машина–трактор остаханәсе) дигән оешма төзелә. Анда “МТС”ларда булган техниканы ремонтлау эше башкарыла. Хәзер “Арча ремонт-механика” оешмасы Урал, Идел буе округларына кергән 24 өлкәдә барлык дизель двигательләренә гарантия чорында хезмәт күрсәтә. Предприятие Россиянең мотор заводлары чыгара торган техниканы төзекләндерә торган үзәге.
Даниял Фәсәхиев “Арча РМЗсы” предприятиесен 20 ел җитәкли. Хезмәт юлында кем генә булып эшләмәгән! “Киров” колхозында, “Сельхозтехника” оешмасында баш инженер, “Мичурин” колхозында хуҗалык рәисе булып эшләгән. Кайда гына булса да, аны уңган, тырыш хезмәткәр буларак бәяләгәннәр, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә була. Күпсанлы дипломнар, төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре, грамоталар, рәхмәт хатлары - моның ачык мисалы. Тынгысыз җитәкче 7 ел лаеклы ялда, ләкин үз эшенә чын күңелдән бирелеп әле дә хезмәт итә.
- Соңгы вакытта пенсия яшен арттыру-арттырмау турында бик күп сөйләшәләр, актуаль мәсьәлә. Халыкның күпчелеге пенсия яшен арттыру белән килешеп бетмәде кебек. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, - диләр бит. Исәнлек һәм мөмкинлек барында эшләргә кирәк. Мин пенсиягә чыгып та эшләп йөрүчеләрне хуплыйм һәм хөрмәт итәм. “Җиңел эштә эшлисең, шуңа күрә китәргә ашыкмыйсың. Авыр хезмәттәге пенсионерларның эшлисе килмәс", - дип әйтүчеләр булыр. Килешмим, чөнки танышларым арасында терлекчелек өлкәсендә эшләүче пенсионерлар да бар.
Эшмәкәр 1951 елның 26 ноябрендә Арча районы Түбән Мәтәскә авылында дөньяга килә. Балачагы бик авыр елларга туры килгән.
- Без үскәндә авылыбызда һәр гаилә күп балалы иде. Без дә гаиләдә җиде ир-бала үстек, әмма бертуган абыебыз исән түгел инде. Җиде яшендә авырып үлеп китте. Мин – гаиләдә икенче бала, шуңа күрә өлкәннәр белән тормышны бертигез тартып барырга туры килде. Хәзер генә ул андый гаиләләргә дәүләттән азмы-күпме ярдәм бар, ә элек юкны бар итеп яшәгән чаклар күп булды. Күп балалы гаиләдә бала эш тәмен белеп үсә, диләр. Бик дөрес сүзләр. Әти-әни дөрес тәрбия бирде, эштән куркып үсмәдек.
Әниебез Хава колхозда төрле эшләрдә эшләде, шуңа күрә аны көннәр буе күрми идек. Ул вакытта эш вакыты чикләнмәгән, өйгә ипилек булса да акча алып кайту өчен тырышты әни. Рәхмәтләребез иксез-чиксез аңа, безне аякка бастыру һәм кеше итү өчен барысын да эшләде. Ач-ялангач булып үсмәдек. Әни өй эшләрен кушып калдыра, без узыша-узыша эшли идек. Әни кайткач мактанышу-үртәшү китә, янәсе, бүген кем күбрәк эшләгән. Нинди көчләр булгандыр ул вакытта бездә, белмим. Үзебездән дә зур чиләкләр күтәрдек, авыр капчыклар да сөйрәдек.
Шуңа да карамастан, балачак еллары бик күңелле узды. Кечкенәдән бер-беребезгә карата туганлык хисләребез нык булды. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, бердәм һәм тату булып үстек. Бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәдек, чөнки иң якыны – туган яклар. Туганнарым авыл тормышы белән кайный, чын җир кешеләре. Башкача булырга да мөмкин түгел, авыл ялкауларны яратмый. Түбән Мәтәскәдә туган нигезебез бар, тиздән төпчек энебез шунда кайтып урнашачак.
Әтием – Шакир Фәсәхиев Бөек Ватан сугышы инвалиды иде. Сугыштан исән, әмма ике аяксыз кайтты. Сугыштан соңгы елларда авылда хезмәт итеп, бик күп хөкүмәт бүләкләре алды. Авылда зур хөрмәткә лаек шәхес булды, чөнки бик укымышлы һәм белемле иде. Тынгысыз җан, өйдә бервакыттада тик ятмады, булдыра алганча хезмәт итте. Безнең әти, сугыштан кайткач, тегермәнче булып эшләде. Ул вакытта тегермәнче абруйлы эш, авылда хәллеләр рәтендә саналды. Гаиләнең бер канаты әни булса, икенче канаты – әти иде. Кызганыч, ләкин әти яшьли вафат булды, аңа нибары 54 яшь кенә иде. Аның вафатына быел 45 ел булды, әни 69 яшендә үлде.
- Мәктәптән кайтуга ук авылның машина-трактор паркына чаба идем. Әти техника сүтеп җыйганда да гел шунда буталдым, өйгә майга батып кайтып керәм. Кечкенәдән бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем, әллә ничә тапкыр машиналарның двигателен сүтеп һәм җыеп карадым. Күңел биргән эшкә генә кул ята, диләр. Бөтен күңелемне биреп эшли идем. Әти дә техникага хирыс булуымны күреп алды, “киләчәктә автомеханик булырсың” дия иде. Үземнең дә инженер булу теләге көчле иде.
Авыл мәктәбендә, аннан соң Күпербаш авылының сигезьеллык мәктәбендә белем алдым. Ике ел Казанбаш авылындагы мәктәптә дә укырга туры килде. Кызыксынучан булып үстем, бик күп китаплар укый идем. Барлык фәннәр җиңел бирелде, төгәл фәннәрне яратып укыдым. Миңа рус теле фәне бик авыр бирелә иде, шулкадәр азапландым аның белән. Без бит татар телендә аралашып үскән буын. Физика, химия, геометрия, сызым дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идем.
Ул вакытта Казан авыл хуҗалыгы институты “Колос” дип исемләнгән газета чыгара, аның бер битендә олимпиада биремнәре язылган иде. Сораулары шактый катлаулы, ләкин катнашып карарга булдым. Бәлки бәхет елмаер, дидем. Барлык сорауларга да җавапларны юлладым, мине сайлап алу этабына чакырдылар. Аны да үттем, математика фәненнән – биш, физикадан – дүрт алдым. Аннан соң ике дә уйлап тормыйча, бөтен документларымны авыл хуҗалыгы институтына тапшырдым.
- Укуны тәмамлагач, авылга эшкә кайттым. Ул вакытта “Киров” исемендәге колхозның гөрләп эшләгән вакыты. Тик дүрт ай гына эшләргә туры килде, чөнки армиягә киттем. Бер ел Германиядә хезмәт иттем, анда хәрби техниканы ремонтлау белән шөгыльләндем. Икенче гвардия танк армиясенең махсус батальоны иде ул. Зур тәҗрибә тупладым. Хәрби техниканың төзеклеген һәм эшкә яраклылыгын тикшереп торырга кирәк булды. Быел Чехословакиягә барырга туры килде, мөмкинлектән файдаланып, үзем хезмәт иткән частькә бардым. Анда барысы да үзгәргән, бик күп әйберне сүткәннәр. Бары тик тау өстендә штаб кына калган.
Армия хезмәте тәмамланганнан соң, туп-туры авылга кайтып киттем. Германиядә калырга тәкъдимнәр булды, ләкин туган туфрак кадерле бит. Авыл тормышы үзенә тартты. Авылда мине колхозның баш инженеры вазифасына билгеләделәр, ун елдан артык эшләдем. Озак еллар тупланган тәҗрибәне кулланырга мөмкинлек туды. Мактанып әйтүем түгел, ләкин тапшырылган эшкә җаваплы карыйм һәм нәтиҗәле итеп башкарам. Тормыш девизым шундый: эшкә алынгансың икән, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ул вакытта хуҗалыкта цехлар, ремонт остаханәләре, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау пунктларын сафка бастырдым, анда тәртип урнаштырдым.
Эш башлау җиңелләрдән бирелми, чөнки завод җирләрен үзләштерергә теләүчеләр күп була. Даниял Фәсәхиев әйтүенчә, әлеге җирләрдән район хакимияте зур сәүдә ноктасы булдырырга теләгән. Ләкин "разборкалар" заманында да куркып калмый җитәкче, ә бит янаулар һәм куркытулар шактый була...
- Кырыс базар шартларында сакланып калган ремонт-механика заводларының берсе – безнеке. 1998 елның августында эшли башладым. Предприятиене хосусыйлаштырып, үземнеке иткәнче шактый көч түгәргә туры килде. Әлеге эшне бик авыр һәм катлаулы чорда башладым. Колхозлар банкротлыкта, җитештерү оешмалары ябыла, авыллар тарала. Без - авырлыкларны күп кичергән буын, шуңа күрә тиз генә бирешмәдем. Мин килгәндә заводның әҗәтләре 3 млн.г якын иде, шуңа күрә табыш алу хакында бөтенләй уйламадым.
Даниял Фәсәхиев әйтүенчә, заводта уртача хезмәт хакы – 24-26 мең. Цехта эшләүче осталарныкы 30 мең сумнан да ким түгел. Җитәкче акча эшләүдән бигрәк, 34 кешене эшле иткән өчен шатлана.
- Эшчеләргә барлык шартлар да тудырырга тырышабыз, атна ахырында егетләр ял итә. Казанга барып эшләгәнче, үзебезнең заводта эшләү күпкә отышлы бит. Эшкә бер ир-ат килде, дүртенче яртыда шәһәргә эшкә чыгып китә торган булган. “Йокларга да вакыт юк, өйгә кичке унда гына кайтып керәм”, - дип сөйләде безгә. Монда вакытында киләләр, эш сәгате тәмамлануга кайтып китәләр.
Кайбер хуҗалык тармакларын яшь кадрлар белән тәэмин итү актуаль проблемалар булып тора. “РМЗ”да яшьләрнең хезмәт итүе куанычлы күренеш, киләчәктә өлкәннәргә лаеклы алмаш булыр, дип ышанасы килә.
- 2017 елның 1 июненнән шушы заводта эшлим. Үзем өчен бик зур тәҗрибә тупладым, кыска вакыт эчендә күп әйбергә өйрәндем. Яшьләр хәзер җайлы эшкә кызыга, авылда калырга теләми. Тырышып эшләсәң, кайда да күтәрелергә һәм үсәргә мөмкин. Арчада калганыма үкенмим, рәхәтләнеп эшлим. Коллектив яхшы, хезмәттәшләрем һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар, - дип сөйләде яшь инженер Илшат Садриев.
Даниял Фәсәхиев “дилбегәне” нык тотарга тырыша. Хезмәт коллективы өчен таләпчән, төгәл, кирәк вакытта кырыс та була белә, дип сөйләде эшчеләре.
Хөрмәтулла Гәлиәхмәтов хезмәт юлын әлеге заводта башлаган, биредә 36 ел эшли. Тиздән лаеклы ялга чыга, ләкин “РМЗ”да эшләвен дәвам итәргә тели.
- 1982 елда килгән идем. Декабрьдә лаеклы ялга чыгам, ләкин алга таба да эшләргә исәп бар әле. Өйдә ятып булмый, акча кирәк. Эшкә Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан килеп йөрим. Техниканың бөтен нечкәлекләрен беләбез, хәзер яшьләрне дә өйрәтәбез. Зарланырлык әйбер юк, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Җитәкчелеккә рәхмәттән башка сүз юк. Нинди авыр шартларда “РМЗ”ны саклап кала алды, - диде ул.
- Заводка кадрлар җитәме? – дип сорадым Даниял Фәсәхиевтан.
- Җитә, ләкин күбесе өлкән хезмәткәрләр. Хезмәт хакы аз, шуңа күрә яшьләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләми. Яшьләргә күңелсез, алар кая барырга һәм нәрсә эшләргә белми. Шәһәр статусын йөрткән Арчада кибеттән башка бернәрсә дә юк. Тагын бер әйбер - яшьләр эшче һөнәрләрне сайларга ашыкмый, алар кул белән эшләргә яратмый. Гади эшче түгел, җитәкче булып утырырга тели алар.
Күптән түгел генә “Ярослав” мотор заводында булып кайттым, аларга дәүләт ярдәм итә. 30 млрд сум акча бүлеп биргәннәр, рәхәтләнеп эшлиләр. Бездә дә, техника җитештерүче оешмаларга йөз белән борылсалар, ничек яхшы булыр иде. Район җирлегеннән игътибар бар, ярдәм итәргә тырышалар, - диде ул.
Арча ремонт-механика заводы элек елга дүрт мең двигатель эшләгән, хәзер аларның саны бер меңгә генә җитә. Җитәкче сүзләренчә, беренче чиратта сыйфат ягын кайгыртып эшли алар. Тәҗрибә тупларга, һәрвакыт үсештә булырга тырышалар. Даниял Фәсәхиев Германия, Чехословакия, Барнаул заводларында еш була һәм фәнни институтлар белән хезмәттәшлек итә.
- Безнең илдә кайчандыр бер көнгә бер мең трактор эшләп чыгаралар иде, хәзер бер елга сигез меңне ясыйлар. Аерма шактый зур, ләкин зарланырга кирәкми. Төзек техника гына эшне тиз һәм нәтиҗәле башкара ала. Үз товарыңны кайда да булса урнаштыру - иң төп бурычларның берсе. Мари Иле, Киров, Удмуртия, Пермь, Оренбург, Башкортстан, Чувашстан, Ульяновск, Самара өлкәләре белән эшлибез.
Татарстанда чит илдә җитештерелгәнне үзебезнеке белән алыштыру турында күп фикерләр ишетергә туры килә. Даниял Фәсәхиев белән чит ил техникасы хакында да сөйләштек.
- Чит илнеке – уңайлы, ләкин безнеке – ышанычлы. Техника теләсә-кайсы вакытта сафтан чыгарга һәм "киреләнә" башларга мөмкин. Чит ил техникасы тузса, махсус запас частьлар кирәк. Ә алар бик кыйммәт йөри, төзекләндерү алтын бәясенә төшә. Безнең бәяләр белән чагыштырып карасак, чит илнеке 2-3 тапкырга кыйммәтрәк.
Җитәкчене борчыган төп темаларның берсе - дәүләт ярдәме булмау. Даниял Фәсәхиев фикеренчә, җитештерү өлкәсендә чишелмәгән проблемалар артканнан-арта бара.
- Кайбер эшмәкәр һәм җитештерүчеләр “барысы да яхшы, безгә бернәрсә дә кирәкми” – дип утыралар. Кирәк, әйтергә генә курка алар. Ни дисәк тә, төгәллек, үз сүзеңдә нык тору эшкуар өчен мөһим. Борчыган мәсьәләләр бик күп. Иң беренче чиратта “РМЗ”га яңа җиһазлар кирәк, гел эшләп торганлыктан алар бик тиз туза. Заводны җиһазландыру үземнең көчемнән генә килми, шактый чыгымлы эш. Авыл хуҗалыгы министрлыгы матди яктан ярдәм итсә, яхшы булыр иде.
Даниял Фәсәхиев изге эшләр өчен дә вакыт таба, ике чишмәгә нигез салган ул. Туган авылы Түбән Мәтәскәдә урнашкан чишмә әнисе исемен йөртә.
- Балачакта гел әнигә ияреп чишмәгә бара идек. Ул кер чайкарга, без су сибешеп уйнарга төшәбез. Ул вакытта хәзерге кебек сулар өйгә кертелмәгән, авыл апайлары көянтә һәм чиләкләр тотып чишмәгә төшә. Безнең өчен эссе көндә чишмә суыннан да тәмле әйбер булмады. Үзе салкын, үзе тәмле.
Әни чисталыкны яратты, шуңа күрә безгә чишмә буеннан чүп һәм корыган агач ботакларын җыярга куша иде. Әни вафат булгач, аның хөрмәтенә “Хава” чишмәсен эшләттем. Хәзер шуңа сөенеп туя алмыйм, чөнки чишмә суын үз итүчеләр күп. Тагын бер чишмәгә нигез салдым, анысына әтиемнең исемен бирдем. Ул чишмә Күпербаш авылы янәшәсендә урнашкан, - дип сөйләде җитәкче.
Татар халкы, булганнан бар да була, дип юкка гына әйтмидер. Кулы эш белә, нәрсәгә тотынса да, шуны булдыра ала Даниял Фәсәхиев. “Үзеңне кешеләргә кирәклеген тоеп яшәү – зур бәхет”, - ди ул.