Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер үкенәләрдер» - Иркәгә яшь чакта егетләр карамаган

Гашыйклар көнендә җырчы Иркә үзенең яшүсмер вакытларын искә алган.

news_top_970_100
«Хәзер үкенәләрдер» - Иркәгә яшь чакта егетләр карамаган
Салават Камалетдинов

Чибәр, аның өстенә үткенлеге ярылып ятучы Иркәнең артыннан йөрүче егетләре дә бихисап булгадыр дип уйлап куясың. Ләкин җырчы инстаграмдагы постында бөтенләй башка Иркәне сурәтләгән.

«Гашыйклар көне икән бит. Үсмер чакта бу бәйрәмне көтеп ала идем. Йөрәк формасын төсле кәгазьдән кисеп алабыз да, шунда мәхәббәт аңлатып, ошаган егетнең исемен язып, сыйныф почмагында торган тартмачыкка салабыз… Ояла идем, тик язгалый идем мин дә… Берничә ел шулай язгалаганмындыр… Жавап кына килми иде миңа. Мин язган кешеләр башкаларга яза иде, ә миңа юк. Сыйныфташ кызларның унышар йөрәк җыела иде, минем бердән артмады ул», — дигән Иркә.

Иркәгә элеккеләрне искә төшереп, моңсуланмаска кушканнар, бүген аңа үзен яраткан тамашачысы мәхәббәт аңлаткан. «Иркә, без сине яратабыз», «Гашыклар көне белән, меңләгән йөрәгебезне җибәрәбез сиңа», «Син тәртипле кызыкай, син ут», — дип язганнар.

«Әй, хәзер ул егетләр үкенәдер. Терсәкләрен тешлиләрдер, әмма соң инде», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100