«Хәзер кайнанага «әни» дип сирәк әйтәләр» — Гүзәл Уразова кайнанасын күрсәтте
Җырчы кайнанасы белән төшкән фото куйган.
Гүзәл Уразова кайнанасы белән төшкән фото куйган һәм «безне охшаган дип әйтәләр», дип язган.
«Кайнанам икәнен язмасам, күпләр „Гүзәл, синең әниеңме?“ — дип сорыйлар. Мин „әни“ дип йөртәм, шуңа да бәлки бутыйлардыр. Шундый рәхәт булды очрашулар, ешрак күрешик», — дип язган җырчы.
«Сез кайнанагыз белән охшагансыз бит»;
«Ирдән тора барысы да, ирең әйбәт, эчми-тартмый, балалар дип үлеп торса, кайнана-кайната да әйбәт була инде. Кайнанасы да акыллыга охшаган»;
«Хәзер кайнанага „әни“ дип сирәк әйтәләр», — дип язучыга башка инстачы: «Тәрбияле кешеләр кайнанага да „әни“ дип йөри инде, тәрбия алмаучылар гына „әни“ дип әйтми», — дип җавап биргән.