"Хәзер инде бу хакта сөйләргә була". Фирүзә Париж студент вакытында курсташларыннан яшереп йөргән серен сөйләгән
"Хәзер инде бу хакта сөйләргә була". Фирүзә Париж студент вакытында курсташларыннан яшереп йөргән серен сөйләгән
Фирүзә Париж студентларны бәйрәм белән котлаган һәм үзенең студент вакытын искә төшергән.
"Минем студент вакытым 90 елларга туры килде, бөтен нәрсәгә дә дефицит иде. Акча җитмәде, мин өченче курста тулай торакка идән җыештыручы булып урнаштым. Курсташларым күрмәсен өчен алтыда тора идем, аннары тугызда дәресләргә барам. Укыганда алар минем эшләгәнемне белмәделәр дә. Хәзер инде бу хакта сөйләргә дә була...
Тагын бер мизгел Россия тарихы предметы фәне белән бәйле. Миңа ул авыр бирелде, мин аны яратмадым. Ул һәрвакты беренче итеп куела иде, мин аңа килми кала иде. Бервакыт дәрескә килдек, минем иптәш кызым дәрестә үк йоклап китте. Укытучы моны кичермәде, кызганыч, аны шуның өчен кудылар. Аннары мин Россия тарихын бүтән калдырмадым".
"Бигрәк кырыс булган, иптәш кызың кызганыч".
"Барыбер студент чаклар күңелле инде. Төрле хәлләр булса да, кызык", - дип язган инстадуслары.