Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Хәзер дуслык кадерен аңлаучылар аз”. Ни өчен Илназ Гарипов төркемендә эшләүче егетне куган?

Бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән Илназ Гарипов белән Казанның нәкъ үзәгендә, Бауман урамында очраклы рәвештә күрештек. Җырчы һаман ялгыз һәм әлегә аның янында сөйгән кызы күренмәде. Эшне озакка сузмыйча, шәхси тормышы турында аның үзеннән сораштым.

news_top_970_100
“Хәзер дуслык кадерен аңлаучылар аз”. Ни өчен Илназ Гарипов төркемендә эшләүче егетне куган?

- Илназ, буйдаклар исемлегеннән кайчан чыгарга җыенасың?

- Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Миңа калса, кинәт кенә өйләнеп куярмын. Бик нык гаилә корасым килә, мин аңа әзер. Билгеле, бернинди карьера һәм акча гаиләне алыштыра алмый. Гаилә – минем өчен иң кадерле әйбер. Күркәм гаилә, яхшы хатын, балалар турында күптәннән хыялланам. Дуслар, туганнарның балаларын бик нык яратам. Алар белән рәхәтләнеп уйныйм, шаярам. Уземнекеләр булгач, аларны ничек яратырмын, күз алдына да китерә алмыйм.

- Әллә син кызларга карата артык таләпчәнме?

- Юк, үземне артык таләпчән кеше дип әйтмәс идем. Кайберәүләр “кызларны озак сайлыйсың, шуңа күрә син ялгыз” дияргә ярата. Әлеге фикер белән килешмим, чөнки күңелем үз кешесен эзли. Яратып, чын күңелдән гашыйк булганнан соң гына гаилә корасым килә. Вакыты җиткәч, андый кешене очрата алачагыма өметләнәм.


- Янәшәңдә нинди сыйфатларга ия булган кызны күрәсең килә? 
- Укымышлы, тәртипле һәм мине аңлый белүче кеше кирәк. Күңеле чиста, яхшы гамәлләргә бай булсын. Бер сүз белән генә әйткәндә, кадерле әнием белән әбиемә охшасын иде. Бу тормышта, алар икесе дә минем өчен үрнәк булып тора.

- Синең үз төркемен бар, андагы егетләр белән уртак тел таба аласыңмы? Каршылыклар килеп чыкмыймы?
- Эш, эш бит инде ул. Яшермим, төрле хәлләр була. Кайбер вакытта фикерләр туры килеп бетмәскә мөмкин, я башка сәбәпләр аркасында ара бозыла. Төркемгә кемдер килә, кемдер китә. Менә күптән түгел генә бергә эшләгән бер егет китте. Кыскасы, үзем куып җибәрдем. Авыр булды, яхшы эшләгән идек. Минем өчен беренче урында – төгәллек һәм үз эшеңгә җаваплы карау. Һәрнәрсәдә дә тәртип булганны яратам. Гаиләдә шулай тәрбияләп үстерделәр.

- Тормышта серләреңне сөйли алырлык чын дусларың бармы?
- Һәр кешенең дә берәүгә дә сөйли алмый торган серләре була. Әйе, эчемне бушатырлык һәм төпле киңәш бирерлек дусларым бар. Тулысынча ышанып үземнең серләремне сөйли алам. Алар өчен Аллаһы Тәгаләгә мең тапкыр рәхмәт әйтәм. Хәзерге заманда дуслык төшенчәсен, кадерен аңлаучылар бик аз.



- Китаплар укыйсыңмы?
- Юк, китап уку белән мактана алмыйм шул.

- Буш вакытларыңны ничек уздырасың?
- Буш вакытта машина юарга яратам мин. Документаль фильмнар да карыйм.

- Туган авылын Хәсәншаехка еш кайтып йөрисеңме?
- Мөмкинлегем булса, атна саен кайтырга тырышам. Авылда җаным ял итә, күңелемә тынычлык табам. Әбием белән озаклап сөйләшеп утыруларны бернәрсәгә дә алыштырып булмый.



- "Инстаграм"да кызлар нәрсә генә язмый сиңа? Үзен ничек карыйсың әлеге хатларга?
- Кызык хатлар булса гына куям, ләкин бу кешедән көлү түгел. Аллага Шөкер, яхшы фикерләр язучылар күбрәк. Бик зур рәхмәт әйтәм. Мәсәлән, соңгы хатны күрсәтәм. “Минем мәче Кitekat ярата, ә мин сине”. Нәрсә әйтим инде? Сәер...

- Илназ, бүгенге татар эстрадасын ничек бәялисең?
- Татар эстрадасында бар да тәртиптә. Һәр җырчының үз үзенчәлеге бар. Татар халык җырларын башкаручы, электрон музыка, шансон, реп, инструменталь музыка һ.б. Һәрбер җырчы татар телен саклап калу, мәдәниятен үстерү өчен эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100