Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйләкәр ир-ат күршесенең йорт-җирен сүтеп, үзенә яңаны төзегән

Берничә урам аша гына урнашкан йорт хуҗасы командировкага киткәч, карак төннәр буе төзелеш материаллары ташыган.

news_top_970_100
Хәйләкәр ир-ат күршесенең йорт-җирен сүтеп, үзенә яңаны төзегән
Салават Камалетдинов

Курск өлкәсенең Солнцевский районында бер ир-ат йорт ишегалдына корылмалар салырга җыена. Ул хәйләкәр план да уйлап таба. Төзелеш материалларын сатып алуга акча әрәм итми, берничә урам аша гына урнашкан күршенең каралты-курасын акрынлап кына сүтә башлый. Бу вакыйга турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Курск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өй салучы ир-ат күршесенең командировкага киткәнен белеп ала. Шушы вакыттан файдаланып калу җаен да таба. Ул ике ай дәвамында төн җиткәч төзелеш материаллары ташый башлый. Күршедән урланган әйберләрдән ул үзенең ишегалдына корылма төзеп куя.

Карак ерактарак урнашкан йортны сайлый, якындагы күршеләреннән урларга курка.

Хуҗа кеше командировкадан кайткач, йорт-җирен кемдер сүткәнен күреп ала. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаятьне күреп торган шаһитлар да, эзләр дә табыла. Шуларга карап каракны табалар.

Сораштыру вакытында ачыкланганча, төзелеш материалларын ташыган кешене шаһитлар күрә. Карак аларны «йорт хуҗасына ярдәм итәм», дип алдый.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100