Башкортстанның Хәйбуллин районындагы Галиәхмәт авылында мәдәният йорты янган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Янгын урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Акъюл авыл советы командасы бара.
Коткаручылар килеп җиткәндә бер катлы бинаның түбәсе яна торган була. 16.20 сәгатькә 400 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндереп бетерәләр.
Зыян күрүче кешеләр юк, диелә хәбәрдә.