Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хәтта тикшерүче дә минем дөрес эшләгәнемне әйткән иде". Өенә кереп һөҗүм иткән каракларны кадап үтергән эшмәкәрнең үзен хөкем итәләр

Эшмәкәр Евгений Деданин, үзенең якыннарын якларга теләп, ике кешене үтергән өчен ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Кичә кич Тикшерү комитеты "үз-үзеңне яклау чикләрен арттырып җибәрү" факты буенча җинаять эше ачты. 12 сентябрь иртәсендә Деданиннар коттеджында ниләр булганын “Татар-информ”га Евгений үзе сөйләде.

news_top_970_100
"Хәтта тикшерүче дә минем дөрес эшләгәнемне әйткән иде". Өенә кереп һөҗүм иткән каракларны кадап үтергән эшмәкәрнең үзен хөкем итәләр

12 сентябрь көнне иртә таңнан эшмәкәрнең коттеджына битлек кигән һәм коралланган ике кеше һөҗүм итә. Алар йорт хуҗасын, аның хатынын һәм дустын бәйлиләр. Өйдә сигнализация  була һәм хуҗадан шуны сүндерү өчен ир-атның кулын чишәләр. Шул вакытта эшмәкәр аларның кулыннан котыла һәм каракларга берничә мәртәбә пычак белән чәнчи.

Алган яралардан җинаятьчеләр шул ук урында вафат була. Өченче карак машинага утырып качып котыла алган. Берничә сәгать узуга полиция хезмәткәрләре аны кулга ала.

Евгений Деданин Бөгелмәдәге “Изобилие” азык-төлек кибете хуҗасы, хатыны Олеся – “Ажур” туй салонын тота. Гаилә бик аралашучан һәм аларның дуслары бик күп. Евгений сүзләренчә, алар еш кына кунаклар чакырган, һәрвакыт бар кешегә дә ачык йөзле, кунакчыл булганнар. Мөгаен, килеп чыккан хәлгә нәкъ шушы сәбәпче булгандыр.

“Кешеләр төрле. Беркайчан да дустыңның чынлыкта кем икәнен белә алмыйсың. Бәлки, берәрсе көнләшкәндер”, - дип сөйләде Евгений Деданин.

Караклар иртәнге сәгать дүрттә һөҗүм итә.

Евгений каракларны гаражда күрүе турында сөйләде. Ирне бәйләгәннәр һәм өй эченә алып кергәннәр. Соңыннан аның хатынын һәм дустын да бәйләгәннәр.

"Бәхеткә, төеннәр артык тыгыз бәйләнмәгән иде. Профессиональ түгел. Караклар өй алдындагы күзәтү камерасын күреп алды. Алар камераларны юк итеп маташканда мин ычкына алдым һәм аш-су бүлмәсенә йөгердем. Ызгыш шунда башланды да инде. Мин беренче күргән тартманы ачтым, анда чәнечке-кашыклар, пычаклар ята иде, ике пычакны эләктереп алдым һәм саклана башладым. Сугышып киттек”, - дип сөйли ир-ат.

Эшмәкәр әйтүенчә, караклар аңа атарга теләгән. Әмма җинаятьчеләрнең пистолеты атмый. Сугышып, алар гаражга керә. Каракларның берсе хәлсезләнгән була һәм машина янына чүгәли. Икенчесе урамга йөгереп чыга һәм егыла. 

“Мин аның тәнендә пычак яралары күреп алдым. Ул сулый иде. Мин “ашыгыч” ярдәм чакырдым һәм табиблар икесенең дә үлгәнен әйткәч, бик гаҗәпләндем”, - дип сөйли Евгений.

Тикшерү комитеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, каракларның аркаларында да пычак яралары була. Социаль челтәрләрдә хуҗа каракларны артларыннан куган һәм пычак кадаган дип яза, ләкин ир-ат үзе моны кире кага.

“Мин әлеге мәгълүматның каян чыкканын белмим. Минем өй каршына бик күп кеше җыелган иде. Бәлки берәрсе нәрсә дә булса әйткәндер. Ләкин мин алар артыннан кумадым!” - ди Евгений.

Евгений үзе караклар белән таныш булмавын әйтә. “Аларның икесе Самараныкы булып чыкты. Мин хәтта аларның кайдан икәнен һәм ни өчен нәкъ минем өйгә кергәннәрен аңламыйм. Бәлки, нәрсә булса, шул булыр дип эшләнгәндер. Алай булса, бу бик куркыныч. Алар теләсә кайсы йортка керергә мөмкин бит. Бәлки, бу планлаштырылган эш булгандыр”, - ди ул. 

Соңрак тикшерүчеләр һәлак булучыларның шәхесен ачыклаган. Алар - 29 яшьлек Владислав Колоярцев һәм 38 яшьлек Иван Нетроголов. Икесе дә Самарадан. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчеләр талауны алдан планлаштырган. Битлек кигән ир-атлар төнлә үк эшмәкәрнең йорты тирәли йөри башлаган.

Фаҗига урынын караган вакытта полиция хезмәткәрләре утлы корал, видеокүзәтү камералары язмаларын, караклар кигән битлекләренең калдыкларын алган.

Йортка һөҗүм итү факты уңаеннан “Талау” маддәсе,  ә каракларның үлеме буенча “Үз-үзеңне яклаган вакытта үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Евгений үзен кеше үтерүдә гаепләү белән килешми.

“Һәркем үз өен һәм үз гаиләсен саклый. Хәтта тикшерүче дә минем дөрес эшләгәнне әйткән иде”, - дип сөйләде Евгений Деданин.

Социаль челтәр кулланучылары Евгений фикере белән килешә һәм аны хуплап бик күп комментарийлар язалар.

“Аңа карата җинаять эше ачканнар??? Ул үз гаиләсен яклаган, шул кирәк аларга! Петиция язарга кирәк, юкса утыртып та куярлар”, - дип язалар социаль челтәр кулланучылары.

Хәзер Евгений Деданин тикшерүчеләргә җинаять эше буенча күрсәтмәләр бирә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100