Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәтта министрларга да искәрмә ясамыйбыз» — «Победа» Ирада Әюповага җавап бирде

Татарстан мәдәният министры һәм «Победа» авиакомпаниясе арасындагы бәхәс яңа борылыш алды.

news_top_970_100
«Хәтта министрларга да искәрмә ясамыйбыз» — «Победа» Ирада Әюповага җавап бирде
"Татар-информ"

Шушы көннәрдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Аэрофлот» төркеменә караган «Победа» авиакомпаниясендә хезмәт күрсәтү сыйфатыннан зарланып, Инстаграмда пост урнаштырган иде. Ул вакытта министр «Аэрофлот» җитәкчелегеннән «Победа»ның атамасын үзгәртүне сорады.

«Теркәлү узганнан соң һәм «Победа» компаниясе самолетларында очканнан соң, минем һәрвакытта «юынасым» килә. Лоукостерлар төрле була. Ләкин мондагы кебек кешеләргә карата сансызлыкны башка җирдә бик сирәк табарга була.

Компания — бөтенләй бәла, алар «ПО» хәрефләрен кайдадыр югалткан. Сез җиңүнең якты образының дәрәҗәсен төшерәсез! Бу — җиңүче илнең имиджын югалту! Компаниянең исемен үзгәртүегезне сорыйм!» — дип тәкъдим иткән иде Ирада Әюпова.

Рәсми җавап та озак көттермәде. Кулланучылар әлеге пост астында «Победа»ның Инстаграмдагы сәхифәсен күрсәтеп, комментарийлар язгач, авиакомпания үз фикерен белдерде.

«Теркәлгәндә габаритларны тикшерү өчен букчаны калибраторга урнаштыру турындагы агентның әдәпле үтенеченнән канәгать булмавыгызга борчылабыз. Әмма кагыйдәләр безнең барлык клиентлар өчен дә бертөрле. Без хәтта министрларга да аерым искәрмәләр һәм шәхси кагыйдәләр ясамыйбыз.

Нәкъ менә кагыйдәләр ярдәмендә «Победа» очуны отышлы итте: миллионлаган россияле үз гомерендә беренче тапкыр очты. «Победа» бортында Сезне кабат күрергә шат булачакбыз», — диелгән рәсми җавапта.

Әлеге комментарийга Ирада Әюпова: «Шулай җавап кайтарганыгыз өчен Сезгә бик рәхмәтлемен. Ләкин сезгә бик үк дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр. Минем: „Калибратор узуымны раслый торган биркалар юкмы компаниядә?“ — дигән сорауга бирелгән җавапның тоны шаккаттырды мине. Сүз уңаеннан, кискен, нәсихәтле тон барлык пассажирларга карата иде. Әйтергә кирәк, мин Сезнең хезмәткәрләргә таныклыгымны күрсәтмәдем. Кулай бәяләр тупас мөнәсәбәт бәрабәренә түгел, ә хезмәтләр „пакетын“ үзгәртү ярдәмендә була ала», — дип җавап кайтарды.

«Победа»ның җавабыннан соң министрга каршы фикерләр саны арта башлады. Нәтиҗәдә, Ирада Әюпова әлеге пост астындагы комментарийларны яшерде һәм яңа фикерләр калдыру мөмкинлеген бетереп куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100