«Хәтта мин дә юк» — «Татарстан 24» каналы җитәкчесе буп-буш офисын күрсәтте
Андрей Кузьмин иртәнге унда эш урыннарында беркем булмаганын видео төшереп алган.
«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин офиста буш бүлмәләрне видеога төшергән. «Усал җитәкче» дип куйган ул бу видео янына.
Җитәкче эш урыннарын видеога төшерә, анда бер хезмәткәр дә юк. «Сәгать ун. Беркем юк. Балыклар гына йөзеп йөри. Кайда болар?» — ди ул.
Аннары Кузьмин үзенең эш урынын да күрсәтә. «Хәтта мин дә юк», — ди ул.