Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хөрмә" салаты (рецепт)

Хөрмә сезоныннан файдаланып, "Хөрмә салаты" ясап карарга тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Хөрмә" салаты (рецепт)
Салат өчен хөрмә, сыр, пешкән чөгендер кирәк булчак. Салат тиз ясала (алдан чөгендерен генә пешереп куегыз). Ингредиентларны тигез пропорциядә алабыз.

* хөрмә;
* чөгендер;
* сыр;
* эрбет чикләвеге;
* зәйтүн мае;
* бәлзәм серкәсе;
* тоз, борыч;
* рәйхан (базилик).


Эш барышы:

1. Хөрмәне урталай бүләбез һәм эчен кисеп алабыз. Юка итеп телемлибез.


2. Пешкән чөгендерне әрчеп, шулай ук 2-3 мм юкалыкта телемлибез.

3. Чөгендер телемнәренә коры табада кыздырылган эрбет чикләвеге өстибез. Тоз һәм борыч сибәбез. Зәйтүн мае агызып болгатабыз.


4. Бәлзәм серкәсе сибәбез.


5. Сай тәлинкәгә хөрмә, эрбет чикләвеге сибелгән чөгендер телемнәрен, сыр кисәкләре шакмаклары тезеп чыгабыз. Рәйхан яфраклары белән бизибез.


6. Тәмнәр палитрасын тояр өчен, барлык ингредиентларны бергә кабарга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100