Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөрмә ни өчен авызны бөрештерә?

Хөрмә — Борынгы Кытайда барлыкка килгән җимеш дип санала.

news_top_970_100
Хөрмә ни өчен авызны бөрештерә?

Аның могҗизаи тәэсирләре турында император сарае елъязмачылары ук язып калдырган. Әлеге җимешнең файдасы хакында хатын-кызлар өчен киңәшләр сайты хәбәр итә.

Латин теленнән күчергәндә, хөрмә — Diōspyros — «Аллалар ризыгы» дип тәрҗемә ителә. Хөрмә җимешләре сентябрьдән декабрьгә кадәр өлгерә. Йомшак хөрмәне алган көнне үк ашарга кирәк. Катырагын өлгертеп бетереп ашау хәерле. Аны кәгазь пакетка салып саклыйлар.

Картаю процессларын акырынайта. Хөрмәдә антиоксидантлар күп. Алар күзәнәкләрне җимерелүдән саклый. Антиоксидантлар яшел һәм ак чәйдә дә күп дип исәплиләр. Чәйдә булган катехин матдәсе хөрмәдә дә бар. Нәкъ менә шушы матдә авыз эчен бөрештерә дә инде. Ләкин ул теш казналыкларына яхшы тәэсир итә. Хөрмәнең файдалы матдәләре кабыгында күбрәк була — аны әрчеп ташларга ашыкмагыз.

Иммунитет ныгый. Бу җимештә С витамины бик күп. Ул грипптан һәм салкын тиюләрдән саклый. Шулай ук бета-каротин һәм калий да күп. Галимнәр мондый составны иммунитет өчен «алтын кушылма» дип атый.

Ашкайнату эшчәнлеге яхшыра. Эчәклек яхшы хәрәкәтләнсен өчен туклану рационында азык җепселләре җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Хөрмә — бу яктан рекордсмен. Анда тәүлеклек норманың ун проценты кадәр азык җепселләре бар: 100 гр хөрмәдә 3,6 гр җепсел. Бу җимеш — диетик продукт түгел. Анда углеводлар күп, фруктоза күләме югары. Аны шикәр чиреннән интегүчеләргә ашарга ярамый.

Күз күремен яхшырта. Хөрмә кабыгындагы, А витамины (каротин) күз күреме өчен бик файдалы. Ул төсләр аеру, төнлә күрүне яхшырта, конъюктивитка каршы профилактика чарасы булып тора.

Шешенүдән саклый. Өлгергән хөрмәнең йомшагындагы матдәләр кеше организмындагы артык сыеклыкны кудыру үзлегенә ия. Хөрмә составындагы калий исә энергия дә бирә. Икенче сулыш ачылган кебек була, стресс бетә.

Хөрмәне салатларга кушарга да мөмкин. Шулай ук чили борычы сибеп, йомшак сыр белән дә ашарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100