news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хөрмәнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар?

Гастритлы кешеләргә бу җимешнең кабыгын әрчеп ашарга киңәш ителә.

news_top
Хөрмәнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар?
pixabay.com/ru

Табиб-гастроэнтеролог Наталья Марченко хөрмә җимешенең ни өчен хроник авырулы кешеләргә куркыныч булуын сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Беренче чиратта, шикәр чиреннән һәм симерүдән интегүче кешеләргә бу җимешне ашамаска киңәш ителә, чөнки ул углеводларга бик бай.

Моннан тыш, ашказаны һәм үңәч авырулары булган кешеләргә дә хөрмә ашарга ярамый.

«Үзенең бөрештерә торган үзлеге аркасында ул хроник авырулы кешеләрдә авыртулар китереп чыгара ала. Хөрмә ашаганнан соң сару кайнарга һәм кикертергә мөмкин», — диде табиб.

Гастритлы кешеләргә бу җимешне кабыгын әрчеп ашарга киңәш ителә.

Шулай ук, бөрештермәсен өчен җитешкән, йомшак хөрмә алырга кирәк, дип белдерде табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар