Сырникар өчен: 300 г ярмалы эремчек, 1 татлы хөрмә ("Королек"), 1 аш кашыгы кукуруз оны, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 1 йомырка, пычак очында ванилин, сохари валчыгы, атланмай.
*
Эш барышы:
1. Савытка эремчек салып (майлылыгы 5 %ка кадәр, әмма иң мөһиме сулы булырга тиеш), йомырка сытабыз, тоз, шикәр комы, ванилин сибәбез. Туралган хөрмә салып яхшылап болгатабыз.
2. Сырник әвәлибез.
3. Сохари валчыгында әвәлибез.
4. Кызган табага атланмай салып, сырникларны тезәбез. Капкачын каплап, сырникларны ике ягыннан да кызартабыз.
Кыздырган вакытта сырниклар ярылырга мөмкин. Бу куркыныч түгел, йомырка һәм сохари валчыгы аларга таралып китәргә ирек бирмәс.
Кайнар сырникларны каймак яки җиләк джемы белән табынга чыгарабыз.