Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөрмәле салат рецепты

Хөрмә авызны бөрештерә торган булырга тиеш түгел.

news_top_970_100
Хөрмәле салат рецепты
Гөлүзә Василова

Хөрмәле салат өчен: 250 грамм хөрмә, 300 грамм тавык ите, пекин кәбестәсе, салат, 1 кызыл суган, әстерхан чикләвеге, зәйтүн яки үсемлек мае, тоз, борыч, шикәр комы, анар соусы.

Хөрмәне юка, әмма зур кисәкләргә турарга, тавык итен пешерергә яки зур кисәкләргә турап кыздырырга, кәбестәне һәм салат яфракларын эрерәк итеп кул белән бүлгәләргә, уртача зурлыктагы суганны боҗралап турарга, чикләвекне вакларга кирәк.

Салатны аерым тәлинкәләргә ясап, ашаганда гына болгатсагыз яхшы булачак. Әзер салат өстенә тоз-борыч, шикәр комы сибәргә, анар соусы салырга була.

Салат тәмле булсын өчен тыгыз, баллы хөрмә сайлап алырга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100