Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөрмә кексы (рецепт)

"Саба таңнары" газетасыннан хөрмә кексы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Хөрмә кексы (рецепт)
12 данә кекс өчен:
* югары сортлы он – 250 г;
* тоз – чеметем;
* чәй содасы – 1/2 чәй кашыгы;
* шикәр комы – 4 аш кашыгы;
* сыер мае – 90 гр.
* тавык йомыркасы – 2 данә;
* бик эре пешкән хөрмә – 1 данә;
* әстерхан чикләвеге – ярты стакан;
* төелгән дарчин (корица) – 1 ч. кашыгы

Глазурь:
* рикотта сыры – 200 г;
* шикәр оны – 2 аш кашыгы;
* ванилин – пычак очында.

Эш барышы:
1. Онны иләктән чыгарабыз. Шикәр, чәй содасы, тоз, дарчин сибәбез. Болгатабыз.


2. Хөрмәне турап, блендерда әйләндерәбез.


3. Изелгән хөрмәгә йомырка, эретелгән май өстәп, тагын әйләндерәбез.


4. Ике савыттагы массаны кушып, болгатабыз.


5. Чикләвекне табада кыздырып суыткач, пачык белән турыйбыз. Әзер катнашмабызга сибәбез.


6. Катнашманы силикон формаларга салып, 205 градуска җылытылган мичтә 25 минут тотабыз.


7. Сырга шикәр комы һәм ванилин сибеп болгатабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100