news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби училище курсантларының үпкәсендә кортлар табылган

Хәрби училище курсантларының үпкәсендә кортлар табылган

news_top
Хәрби училище курсантларының үпкәсендә кортлар табылган
Ульяновскиның Суворов хәрби училищесында эхинококкоз авыруы тарала. Бу хакта "Говорит Москва" радиостанциясенә бер курсантның әнисе хәбәр иткән, дип яза "Лента.ру"

Хатын-кыз сүзләренчә, кайбер студентларның үпкәсендә кортлар табылган. Ул ялларда балаларны тикшермәүләренә шелтә белдергән. 500 курсант һәм 300 кешелек персоналга нибары бер УЗИст туры килә, дип сөйләгән әни кеше. Ул кухнядагы эшче һәм ике офицерның да эхинококкоз белән авыруын хәбәр иткән.

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында бу хәбәрнең дөреслеген раслаганнар. 26 курсантта әлеге авыруны ачыклаулары билгеле.

Эхинококкоз паразиты үпкәгә, бавырга һәм башка әгъзаларга зыян салырга мөмкин. Личинкалар паразитар кисталар барлыкка китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар