Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби колоннага йөк машинасы бәрелгәч, дүрт кеше үлгән, дистәләрчә кеше имгәнгән

36 яшьлек ир-ат йөк машинасы белән идарәсен югалткан һәм дүрт автобусны бәрдергән, аны тоткарлаганнар.

news_top_970_100
Хәрби колоннага йөк машинасы бәрелгәч, дүрт кеше үлгән, дистәләрчә кеше имгәнгән

11 гыйнварда көндез Мәскәү өлкәсендә хәрбиләр утырган дүрт автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән. Якынча белешмә буенча, дүрт кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән. Соңрак ачыкланганча, кырыклап кеше зыян күргән. Бу турыда экстрен хезмәтләргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Авария Красногорскида Новорижский шоссесында булган. «Балтия» М-9 федераль трассасында Глухово авылына таба борылганда хәрби автобуслар колоннасына йөк машинасы килеп бәрелгән. Йөк машинасын йөртүче кеше идарәсен югалткан.

«Курсантлар утырган дүрт-биш автобус килә иде. Аларга үзбушаткыч бәрелде. Асфальтта мәетләр ята иде», — дип сөйләгән шаһитлар.

Оборона министрлыгы дүрт хәрбинең һәлак булуын раслады, диелә бу хәбәрдә.

Кичке якта «Интерфакс» агентлыгы иллеләп кеше зыян күрүен язды. Алар хәрби хезмәткәрләр. «Интерфакс» белешмәсе буенча, автобусларда срочник-солдатлар һәм дүрт офицер була. 24 кешене хастаханәгә салганнар. 

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, йөк машинасы белән Владимир өлкәсендә яшәүче 36 яшьлек кеше идарә иткән. Аны тоткарлаганнар. Авария вакытында бу кешенең аек булуы билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100