Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрәм белән эш итү әле беркемне дә бәхетле итмәде

Бу тормышта ни генә эшләсәк тә, барысы үзебезгә әйләнеп кайта. Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр өскә чәчәкләр атсаң, өстеңә шул чәчәкләр төшәчәк, әмма өскә ташлар атасың икән, өстеңә шул ташлар килеп төшәчәк…

news_top_970_100

ВКонтакте челтәрендәге «Балам-багалмам» төркемендә бөтен кылган начарлыкларыбызның кире үзебезгә әйләнеп кайтуын аңлаткан «Үлчәү» дигән кыйсса язганнар. Авторы — Ришат хәзрәт Курамшин.

«Борын-борын заманда, бәрәңге тугыз тиен торганда, яшәгән ди бер фәкыйрь кеше. Ни кызганыч, тормышының хәерчелек чигенә җиткән шушы дәверендә Әхмәтвәли атлы бу бахыр шул тугыз тиенлек бәрәңгене дә туйганчы ашау мөмкинлегеннән мәхрүм булды. Шулай дөнья малына тиенә алмыйча яшәгән фәкыйрьнең бурасы кыек, өйрәсе сыек иде, мескеннең. Аның каравы, чыкмаган җаны, чая телле хатыны һәм бернигә карамастан, ярымчерек идән сайгакларын дер селкетеп чабып йөргән ике кечкенә малае бар иде Әхмәтвәлинең.

Тормыш көтүләре җиңел булмаса да, гаилә дилбегәсен ничек тә тартырга тырыша иде безнең Әхмәт: кемгә утын ярып, кемгә тирес чыгарып, дигәндәй… Әмма шулай эшләп тапкан акча дүрт кешелек гаиләне тиешенчә туендырырлык түгел иде шул. Шуңа да сабыр савыты чүмәкәйләнеп киткән кайбер көннәрдә хәләле Минзифа, үзен кулдан ычкындырып, әллә ниләр әйтеп ташлый иде иренә. Ашау-эчүнең дә татлысы, кием-салымның да затлысы бар икәнлеген чамалаган хатын тормыш юлдашын әрләп: «Сиңа гомеремне әрәм иткән — мин җүләр!» — дия-дия әй тузына иде кайчакта! Ә инде берара «ике баланы да алып әнкәйләргә кайтып китәм» дип өркетә башлагач, хафага төшкән гаилә башлыгы авыл мулласына барып киңәш сорарга була.

Дин әһелен күрер өчен Әхмәтвәли мәчеткә килә, әмма гыйбадәтханә бикле булгач, мулланың өенә юнәлә. Моңарчы гает намазларында гына катнашканга күрә, имам үтә дә җитди, хәтта кырыс тоела иде аңа. Шуңа да аның ихатасына кергәндә, фәкыйрьнең күңелен ниндидер аңлатып булмаслык шом басты. Ләкин ишек шакыганнан соң болдырга көндәлектә киелә торган гади киемле, чиккән кәләпүшле, чалбар балакларын оекбашы эченә тыгып, аягына резин кәлүш элгән тәбәнәк буйлы бер абзый чыккач, борчулы халәт үзеннән-үзе таралды да бетте.

Әллә кемне каршылаган сыман, хәзрәт Әхмәтвәлине өенә дәшеп, табын янына утыртты. Шунда чәй эчкән арада аңлатты да инде мескен үз хәлен. Мулла: «Нинди хаҗәтләрең булса да, иң элек Аллаһтан сорарга кирәк. Син агай-эне, әйдә, намазларыңны укы, мәчеткә йөри башла, шуннан тормышың җайланыр», — дип нәсыйхәт кылса, абыстае бер эшлекле киңәшен бирде:

— Без элек-электән мал асраган кешеләр. Чалганнан соң малның мае күп кала, гадәттә. Бездә генә дә ул шактый күп җыелды һәм авыл кешесенең аңа әллә ни хаҗәте дә юк. Ләкин әгәр шуны утта эретеп бер килолы түгәрәкләр итеп ясап, шәһәр кибетенә илтеп тапшырсагыз, камыр ризыкларын әзерләүгә һәвәс шәһәр хатын-кызлары аны алмыйча калмас. Майны җылытып эреткәннән соң калган сызыгын исә үзегез куллансагыз да була…

«Тәкъдим бездән, тырышлык сездән», — дип абыстайның сүзен җөпләп куйган хәзрәт өстәп тагын болай диде:

— Шулай да онытма: һәр эшнең нәтиҗәсе — Аллаһтан. Аның ризалыгын алырга тырышып яшәсәң, Ул булышмыйча калмый…

Саубуллашканда шатлыгын күңеленә сыйдыра алмыйча авызын ерган Әхмәтвәли, Җомга намазына килергә сүз биреп, хәзрәт белән абыстай тоттырып җибәргән ике чиләк мал маен өенә алып кайтып китә.

Әйткән сүз — каккан казык: шул сөйләшүдән соң фәкыйребез мәчет юлын таптый башлый. Җомга намазына гына түгел, башка көндәлек намазларга да барырга тырыша Әхмәтвәли. Мәчет картлары аны үз итеп, еш кына өйләренә чакыра, хуҗалыкларындагы вак-төяк эшләрне эшләтеп, хакын түли, өстәп күчтәнәч итеп мал майларын да биреп җибәрә. Шул арада Әхмәтвәли шәһәргә барып бер кибет хуҗасы белән атнага бер тапкыр туң май кисәкләрен китерергә дип килешеп тә куя.

Абыстай хакны сөйләгән: майның йомры, шома кисәкләре кибет киштәсендә озак ятмады. Сәүдә, шулай итеп, ярыйсы гына уңышлы барды. Әхмәтвәли мулла киңәшен дә истә тотып, көн дә диярлек Аллаһтан ярдәм сорап догалар кылды. Шуңадыр, ярлы гаиләнең хәле шактый аруланды, тормышлары рәтләнеп китте. Кәефе күтәрелеп киткән Минзифа бар күңелен биреп тырышып эшләде, Әхмәт тә үзен яхшы хуҗа итеп тойганнан, үз гаиләсе өчен ныклы терәк була алганнан рухланып, горурланып яшәде. Әмма яңа тормышның бәрәкәт эзенә төшеп ипле генә барган бер мәлендә көтелмәгән бер хәл булды…

Бер көнне Әхмәтвәли алып килгән майны кабул итеп аны озатканнан соң, кибет хуҗасы үз товарларын үлчәп маташканда, бер май кисәген үлчәүгә ата һәм үлчәү бүлемнәренә күз төшергәч, кисәкнең 900 грамм булуын күреп ала. Бер кило дип тапшырылган майның 100 граммы җитмәве аны аптырашта калдыра. «Бәлки, берсе генә шулай ялгыш киткәндер», — дип уйлап, хуҗа тагын бер кисәкне үлчәүгә сала, аннары өченчесен, дүртенчесен… Әмма кисәкләрнең барысы да нәкъ 900 грамм иде. «Алама кешенең юньле эше булырмы соң? Шушы әтрәк-әләм белән уртак эшкә керешеп, хаталандым бит… бәй, хаталандым!» — дип хатынына зарланып, сәүдәгәр бер атнадан киләчәк Әхмәтне пыранлатып куачагын һәм моннан болай аннан майны алмаячагын әйтте. Ләкин хатын хатын инде ул: аның чәче генә түгел, акылы да озын…

— Һәр ачык авызга бер алдаучы табыла! — диде аңа тормыш иптәше. — Элегрәк карыйсы иде аны. Хәзер инде әйбәт үтә торган товарны китерүне туктатудан ни мәгънә?

Бер атна узгач, нәкъ Әхмәтвәли килер алдыннан сәүдәгәр хатыны киңәшен исенә төшереп, хуҗаны тагын бер кат кисәтеп куйды:

— Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма! Әлегә кисәтү генә ясап кал, бүтән мондый хәл кабатланмасын диген…

Әмма Әхмәтвәли кибет бусагасыннан атлап керүгә ярсыган хуҗаның теле авызына сыймады — кашларын сикертә-сикертә, ул май китереп торучыны әрләргә тотынды:

— Аһ син, оятсыз! Мине алдамакчы булдыңмы? Кулың кыек булса да, турысын сөйлә! Нигә һәр май кисәгендә йөз грамм җитми?!

Хуҗа белдергән шушы көтелмәгән дәгъвадан бермәл аптырап, дәшмичә торганнан соң, Әхмәтвәли телгә килеп болай диде:

— Җаным фида, хуҗам, Аллаһ шаһит — минем алай һич тә хәрәмләшкән булмады…

— Нишләп булмасын?! Менә кара: һәр кисәгең 900 грамм гына! — диеп, кибет хуҗасы бер май кисәген үлчәүгә атты. — Кара эшеңне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыга ул, ялган капчыгы!!!

— Әй хуҗам… — диде Әхмәтвәли боек тавыш белән. — Мин бу мәсьәләнең хикмәтенә төшендем… Эш шунда ки, безнең өебездә үлчәү юк. Беләсез булыр, бу бит шактый кыйммәтле җиһаз. Шуңа күрә аны үземә ясарга туры килде, ә үлчәү берәмлеге итеп без сезнең кибеттән алынган бер килолы шикәр кабын тоткан идек…

Әлеге җавапны ишетүгә кинәт мәлҗерәп киткән кибет хуҗасы, кызарынып, ни дияргә дә сүз тапмыйча, башын аска иде. Аннары борын астыннан нәрсәдер мыгырдап, эчке бүлмә ишегенә кереп юк булды…

Кыскача нәсыйхәт:

Бу тормышта ни генә эшләсәк тә, барысы үзебезгә әйләнеп кайта. Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр өскә чәчәкләр атсаң, өстеңә шул чәчәкләр төшәчәк, әмма өскә ташлар атасың икән, өстеңә шул ташлар килеп төшәчәк…

Кешенең күңелендә ялган яши икән, аның иманы инде дөрес һәм камил була алмый. Зәгыйфь иман исә ул — Аллаһтан ераклаштырып, тыелган хәрам нәрсәләргә этәрә торган нәрсә… Ә хәрәм белән эш итү әле беркемне дә бәхетле итмәде. Сәүдә иткәндә товарның авырлыгын дөрес күрсәтмичә сату да ялган булып санала һәм бу ислам динендә катгый тыела. «Мүтаффифин» сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: «Киметеп үлчәүчеләргә ни үкенеч! (аларның Кыямәт көнендәге хәле коточкыч яман булыр)»… Әлбәттә, сәүдәдә алдалаган кешенең бу дөньядагы тормышында да бәрәкәт булмаячак. Алай гына да түгел, тарихтан мәгълүм булганча, элек яшәгән күп халыкларның һәлак булуының сәбәбе — үлчәгән вакытта хәрәмләшү булды.

Һәр кеше тормышны алып баруда һәм төрле әдәп-әхлак мәсьәләләрендә үзе өчен бер «үлчәү» сайлап ала. Ләкин шуны онытмаска кирәк: сине үзеңне дә синең үлчәвең белән үлчәячәкләр. Ә иң мөһиме — бөтен кырын гамәлләр фаш ителә торган олуг Хөкем көнендә — Кыямәттә — җавап бирергә туры киләчәк… — дип язылган анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100