Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең "Утыр әле, әни, яннарыма" кызы Алия Гәрәева башкаруында

Хәния Фәрхи истәлегендә багышланган "Истә калсын!" концертында, җырчының кызы Алия Гәрәева, әнисенең иң популяр җырларын башкарды.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең "Утыр әле, әни, яннарыма" кызы Алия Гәрәева башкаруында

"Утыр әле, яни, яннарыма"
Нурия Абдуллина көе һәм сүзләре


Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле, әнкәй, яннарыма.
Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.

"Дөнья булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Киңәшеңне тотам, әнкәем,
Сабыр итә-итә яшәем,
Ник шулай да минем чәчләремә
Еллар инде ап-ак карлар сибә.

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте.
Улда миңа шулай килерме:
"Киңәш бирче, әнкәй!" — диярме?

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100