Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең соңгы концертындагы соңгы җыр турында: "Үзәкләр өзелә бу видеоны карагач"

Хәния Фәрхинең соңгы концертындагы соңгы җыр турында: "Үзәкләр өзелә бу видеоны карагач"

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең соңгы концертындагы соңгы җыр турында: "Үзәкләр өзелә бу видеоны карагач"
Гайсә Маликов Хәния Фәрхинең туган көнендә - 2017 елның 30 маенда уздырган юбилей концертындагы соңгы җырны социаль челтәргә элгән. "Соңгы концерттагы соңгы җыр. Шул мизгел" дип язган Гайсә. Видео "Хәния Фәрхи. Мәңгелек хәтер" төркеменә куелган.

"Син һаман саубуллашып йөргәнсең, ә без бит аңламадык", - дип язган туганы Фирүзә Ибәтуллина.

"Яшел Үзәндә Иркәнең концерты булды. Мин Хәниянең соңгы концертыннан соң бер концертка да бара алмадым. Ә бүген залга кергәч, күземнән яшь ага. Хәния күз алдымда тора. Әле мин бит фотога төштем, рәхмәтләр әйттем аркасыннан сыйпап. Ә инде сәхнәдә Марсельне (Хәния Фәрхинең музыканты) күргәч, йөрәгем авырта башлады. Хәния килеп чыгар кебек күңел һаман", - дип язган Хәмдия Абделхакова. 

Төркемдәге укучылар бу видеога карата фикерләрен җиткергән:

"Синең җырларыңны тыңлап яшәдек, алар безне елатты да, юатты да. Әллә күңелләрең сиздеме икән, саубуллашкан кебек, "истә калсын" дип җырламас идең".
"Мин соңгы концертында булдым. Шундый бәхетле, күңелле иде оныгы туганга".
"Күпме якыннарың, бер күрергә тилмерәбез бит".
"Аның кебек кеше дә, җырчы да юк".
"Мәңге күңелләребездә сакланырсың!"
"Үзәкләр өзелә бу видеоны карагач".
"Нишләп китсен ул. Ул гел безнең белән. Ул берничек китә, югала алмый".



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100