Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең соңгы фатихасы: “Җырлагыз, моңлы җырлагыз, дәртле җырлагыз, мәгънәле җырлагыз!” (видео)

2016 елның декабрендә узган “Татар җыры-2016” бәйгесендә Хәния Фәрхигә берьюлы ике “Алтын барс” сыны тапшырылды. Җырчы фатиха дип әйтерлек белдерү ясады.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең соңгы фатихасы: “Җырлагыз, моңлы җырлагыз, дәртле җырлагыз, мәгънәле җырлагыз!” (видео)

Аның иң  беренче “Барс” сынын Татарстанның бер районда урлаган булганнар икән. Җырчыга ул сын урынына башкасын бүләк иткән өчен, Хәния Фәрхи “Барс Медиа” компаниясе  идарә рәисе Камил Гәрәевка рәхмәтен дә җиткерде.

“Кадерле милләттәшләребез! Җыр-моң сөюче дусларыбыз! 17 ел вакыт сизелми дә узып китте. Минем иң беренче барсымны бер районда урлаганнар иде, кайсы районда икәнен әйтмим. Бәлки әле йөзләренә кызыллык килеп, 18 нче “Барс”  булып әйләнеп тә кайтыр. Камил Мәүлетович (“Барс Медиа” җитәкчесе—Л.Л.) сүзендә тора торган егет икән! Рәхмәт!”,- диде ул сәхнәдән.

Журналист Нияз Рахман белән сәхнә артында аралашканда исә яшь җырчыларга соңгы  фатихасын бирде. Аның бу сүзләре хушлашу сүзләре булып яңгырый.

“Шуны әйтеп калдырасым килә: җырлагыз, моңлы җырлыгыз, дәртле җырлагыз, мәгънәле җырлагыз!”

Видео TMTVның Youtube каналыннан алынды.

Искәртеп үтик, җырчы Хәния Фәрхи бүген Башкортстанда вафат булды.







Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

Хәния Фәрхинең биографиясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100