news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе күбәләк белән сөйләшә

Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина йортына кыш уртасында күбәләк очып кергән.

news_top
Хәния Фәрхинең сеңлесе күбәләк белән сөйләшә
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым апасын сагынуын әледән-әле күрсәтеп тора. Бүген ул "Инстаграм"га күбәләк белән сөйләшүен куйды. Фирүзә ханым күбәләккә апасына эндәшкәндәй, "Кояшым" дип дәшә. 
 
"Кояшым, әйдә, сөйләшик әле! Ничәнче көн очасың инде. Борчыласың ахрысы. Һаман очасың. Ә мин куркам. Тышка чыгарсам, канатларың туңар, лампочка яктысында канатларың көяр дип куркам, бәгърем. Рәхмәт сиңа, салкын кышларда да кайтып, мине шатландырган өчен!"- дип мөрәҗәгать итә аңа Фирүзә ханым яшь аралаш.

Видеоның астына Фирүзә Ибәтуллина болай дип язган: "Хыялланганмы димәсәгез инде. Ә бит йөрәк тә, күңел дә һаман бер могҗиза көтә",- дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар