Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: “Кичә безнең янга Хәниябез кайтты”

24 июль көнне “Болгар” радиосында Дилбәр Фәиз белән “Капка” тапшыруы булды. Ул Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә багышланган иде. Алып баручы турыдан-туры эфир вакытында Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән элемтәгә дә керде. Туры элемтәдә Хәния Фәрхинең киемнәре кая китәчәге, Казан урамына җырчының исеме бирелү мәсьәләсе һәм Хәния Фәрхинең күбәләк булып өйгә кайтканы турында сөйләнде.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: “Кичә безнең янга Хәниябез кайтты”

Фирүзә ханым әнисе Фәния апаның хәлләре турында сөйләп үтте: “Аллага шөкер, әниебезнең хәлләре әйбәт. Безне әле дә ничек итеп аш суларын пешерергә өйрәтеп тора”.

Бик күп тыңлаучылар Хәния Фәрхинең киемнәрен нишләтәләр икән дип сорау юллаган. Тамашачылар арасында Хәния Фәрхинең киемен сатып алырга теләүчеләр дә табылган икән. Бу турыда Фирүзә Ибәтуллина аңлатма биреп китте.

“Бу сорау бик кызыклы да, кызганыч та. Аның кигән киемнәре үзенең бүлмәсендә. Ул: “Артистның киеме һәрвакытта да гардеробында эленеп торырга тиеш”, - дигән иде. Алла теләсә, безнең Алсуыбыз (Хәния Фәрхинең кызы – ИТ) иптәше белән Хәния апабыз яшәгән йортка кайтачак, Алсу әнисенең йортында яшәячәк. Җизни дә анда була, без дә килеп йөриячәкбез. Хәния Фәрхинең күлмәкләре әле дә гардеробында эленеп тора. Аның берничә күлмәген мин алып кайтып, музейга тапшырдым. Хәния Фәрхинең күлмәкләре ничек бар, шулай торачак”, - диде Фирүзә ханым.

Фирүзә ханым туры эфир вакытында Хәния Фәрхи туган йортына кайткач, аның белән очрашулары, үләр алдыннан янында булуы турында әйтте:

“Без Хәния белән беркайчан да соңгы тапкыр күрешербез дип очрашмадык. Бер елга 12 ай, ул һәр ай саен кайтып торды. Мин аны машинамда каршы алам, озатып куя идем. Без бербөтен булдык. Әгәр дә мин аны каршы алып, озатып куймасам, ул бер дә дөрес булмас кебек. Без шулай өйрәнгән идек”, - диде ул.

Фирүзә Ибәтуллина сүзләренчә, күптән түгел бик тә шаккатмалы хәл булган: Хәния Фәрхинең соңгы көннәре булган йортта күбәләк очып йөргән.

“Кичә әниебезнең өй түрендә, челтәренә күбәләк килеп кунды. Мин генә күрмәдем аны. Күргән шаһитлар булды. Баштан тәрәзәгә, аннары әниебезнең иңенә кунган. Без моны Хәниябез кайтты дип аңладык, чөнки аның соңгы көннәре шул өйдә үткән иде. Мин баштан моны икенче дөнья уйлана дип торган идем. Безнең кояшыбыз, Хәниябез кайтканына инандым”, - диде Фирүзә Ибатуллина.

“Әниебез Хәния апабызның каберенә барып килде, аңа хәзерге вакытта 88 яшь. Безнең күңелләр һаман да тулган. Килгән кунакларны гел каршы алабыз. Исән-сау булсак, 27нче июль көнне мин Казанга кайтачакмын”, - дип тәмамлады сүзен Фирүзә ханым.

Шунысы мөһим: турыдан-туры эфирда Хәния Фәрхинең концерт директоры Раил Нуриев Казанда Хәния Фәрхи исемен бер урамга куштырырга тырышачакбыз дип сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Хәния Фәрхи исемендәге урам булачакмы дигән тәкъдимнәр булган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100