Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзәдән җан авазы: "Күпме әйттем бит мин үзең өчен яшә дип!"
Фирүзә Ибатуллина Вконтактедагы "Хәния Фәрхи - мәңгелек хәтер" төркемендә язма калдырган.
"Апау, Апау ни хәлләр итим соң, ничекләр түзим. менә бит син, менә бит - зәңгәр экраннарга сыймый моңэнарын агыла. Нигә соң шулай ашыгып, ашкынып яшнәдең, яшәдең соң? Бик иртәләдең шул күз нурым, бик-бик үзеңне аямадың. Кайнар күмердәй булдың гомерең буена. Белсәң иде, белмисең шул, белгән булсаң, гомеремнең соңынача әрнүле газапларга сәбәпче булуыңны. Күпме әйттем бит мин сиңа йөрәк парәм, үзең өчен яшә, үзең өчен яшьнә дип..Белсәң иде, белмисең шул, белгән булсаң, гомеремнең соңынача әрнүле газапларга сәбәпче булуыңны. Күпме әйттем бит мин сиңа, йөрәк парәм, үзең өчен яшә, үзең өчен яшьнә дип. Юк, өлгермәдең, өлгермәдең. Күрә алмасаң да, тоясыңдыр, мин сине өзелепләр сагындым. Апау, Апауууууууу, ишетәсеңме, сагындыммммммммммммммммм!" - дип язган Фирүзә.
Укучылар Фирүзә ханымның язуын "җан авазы" дип бәяләгән. "Бигрәк авыр кайгы. Фирүзә ханымның язуын укуы бигрәк авыр булды, еламыйча укып та булмый. Ходай сабырлык бирсен. Хәниянең урыны оҗмахта булсын", - дип язган бер укучы.