Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе: "Ашкынып барам да Казаныма, бер колач хәсрәт төяп кайтам"

Хәния Фәрхинең сеңлесе: "Ашкынып барам да Казаныма, бер колач хәсрәт төяп кайтам"

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең сеңлесе: "Ашкынып барам да Казаныма, бер колач хәсрәт төяп кайтам"
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Казанга килүе хакында язган. "Ашкынып барам да Казаныма,бер йөк, бер колач хәсрәт, әрнү төяп кайтам икән бит кирегә".

"Хәсрәт төяп кайтма иде, сабыр ит", "Алай түгел,Фирүзә", "Икенче Хәния апа басып тора", - дип җавап язганнар аңа.


Фирүзә Ибәтуллина белән фотода бер кыз да бар. Аның кем икәне белән кызыксынгач, Фирүзә Ибәтуллина: "Монысы кечкенә кызым Гүзәл, бәбиебезне көтәбез", - дип язган.

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхи вафат булган көнне Казанда аның каберендә дә булган. "Синең чакыруың белән очар коштай Казанга очып килә идем, йөрәк парәм. Синең белән күрешү, очрашу йөрегәмне генә җылытып калмый, бар дөньяма нур, наз тула иде. Ә хәзер, Кояшым, синең янга әрнүле сагыну, җанымны тетрәндереп кайнар яшьләремне кабер ташымда чылатаам", - дип язган. 

"Кояшымның туган авылы җирендә үскән хуш исле мәтрүшкәләрне Коръән ашына килгән һәрбер кешегә өләшүемне Кояшымның сәламе итеп кабул итүләре, догалары өчен күз нурымның рухы шат булуына иманым камил. Аякларым йөреп, күзләрем күргәнче үз акылым белән дөньялыкта яшәгәндә Кояшым синең мәңгелек йортыңа минем юлым тукталмас", - дигән ул.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100