Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең әнисе сорауларга оста җавап бирә: «92гә җит тә, матур итеп көләрсең!»

Фәния апаны кызы Фирүзә Ибәтуллина сөйләштерә.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең әнисе сорауларга оста җавап бирә: «92гә җит тә, матур итеп көләрсең!»
https://www.instagram.com/firuza_ibatullina/

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләре Фәния ханымны видеога төшереп, инстаграмга куйган. Ана белән кыз арасындагы ихлас сөйләшү:

Инәү, балан җыясыңмы?

Җыйган баланны чүплим.

Бәлеш пешерәсеңме соң миңа?

Бәлеш пешерү булмый миннән хәзер, ашау гына була.

Әйдә, көл әле матур итеп, инәү!

Көлүне булдыра алмыйм хәзер.

Нигә? Матур итеп көл инде.

92гә чык та, матур итеп көләрсең. Авызыңда тешең дә булмасын…

И, тешләрең тезелеп тора, кара!

Минем анда өч кенә теш бар, — дип кеткелдәп көлеп җибәрә Фәния апа.

Һәр тешеңә унны кушабыз да утыз була, — дип шаярта Фирүзә ханым.

«Инәугә көн дә бер эш табам. Уңганым, йомшагым ул минем. Инәу кебек уңган булып булмый ла», — дип яза Фирүзә Ибәтуллина.

«Фәния апа гел җавап табып кына тора», — дип язганнар. «90ны үткәч усалланды», — дигән кызы.

«Баланны өзәләр бит, җепләргә тезәләр бит… Фәния апа, сагындым, килеп җитеп булмый бит», — Хәния Фәрхинең популяр җырын искә төшергән җырчының дусты Гөлшат Мөбәракова. «Исән-сау булсын! Үзебезнең әнкәйләрне күргән кебек. Хәтта күзләргә яшь килде. Озын, бәхетле гомерләр насыйп итсен Ходай», — дип язалар инстачылар.

Берничә инстачы Фәния апаның салкын балан чемләп утыруына борчылган. «Салкын тия күрмәсен», «Туң балан, бармаклары өши инде», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100