Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең "Әлдермешкә кайтам әле" җыры кызы Алия Гәрәева башкаруында

Хәния Фәрхи истәлегендә багышланган "Истә калсын!" концертында, җырчының кызы Алия Гәрәева, әнисенең иң популяр җырларын башкарды.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең "Әлдермешкә кайтам әле" җыры кызы Алия Гәрәева башкаруында

"Әлдермешкә кайтам әле"
Тәслимә Низами сүзләре
Урал Рәшитов көе


Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.

Кайтам әле Әлдермешкә,
Чишмәгә төшәм әле.
"Һаман сине сөям", — диеп,
Серемне чишәм әле.

Су чәчрәтеп уйнап үстек
Сөйдеркә буйларында.
Тере су тамчыларыдай
Калдың син уйларымда.

Эчсәң Сөйдеркә суларын,
Сизмәссең дә салкынын.
Яшәү көчең, дәртең артыр,
Дөрләр йөрәк ялкының.

Әлдермеш якларын бизи
Мәхәббәт үзәннәре,
Ут йөрәкле егетәре,
Тиңдәшсез гүзелләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100